Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бар кылган эше милләте өчен

    Яңа ел бәй­рә­ме көн­нә­рен­дә без­нең ра­йон­да гы­на тү­гел, рес­пуб­ли­ка­да да та­ныл­ган хөр­мәт­ле зат, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре, Зи­рек­ле авы­лын­да ур­наш­кан Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­ны ха­лык иҗа­ты һәм көн­кү­ре­ше му­зее ди­рек­то­ры Мид­хәт Га­риф улы Га­зый­мов үзе­нең 70 яшь­лек юби­ле­ен бил­ге­ләп үт­те. Ев­ге­ний СТА­РОВ

    Олы яшь­тә бу­лу­ы­на да ка­ра­мас­тан, Мид­хәт ага көч­ле рух­лы, үз эше­нә чик­сез би­рел­гән, һәр нәр­сә­гә га­ять җа­вап­лы ка­ра­вы бе­лән сок­лан­ды­ра, эш­ли­се эш­лә­ре дә әле би­хи­сап. Әле ме­нә Ка­зан­да­гы му­зей-ме­мо­ри­ал ди­рек­то­ры Ми­ха­ил Че­ре­па­нов бе­лән бер­лек­тә "Вер­нуть долг Па­мя­ти" ки­та­бын дөнь­я­га чы­га­рыр­га әзер­ли­ләр. Бу ки­тап­та су­гыш ел­ла­рын­да Яңа Чиш­мә һәм Ямаш ра­йон­на­рын­нан ча­кы­рыл­ган - Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да һәлак булган 7 мең­нән ар­тык ке­ше ту­рын­да бар­лык мәгъ­лү­мат­лар да туп­лан­ган. Зи­рек­ле авы­лы та­ри­хы ту­рын­да­гы (мон­да "Ки­чуй" кол­хо­зы та­ри­хы язы­ла­чак) 4 нче ки­тап өс­тен­дә эш дә­вам итә.

    Биш ел элек без Мид­хәт Га­риф улы­ның тор­мыш юлы ту­рын­да язып чык­кан идек ин­де, шу­ңа да аның би­ог­ра­фи­я­сен­дә­ге кай­бер мо­мент­лар­га гы­на тук­та­лып үтәр­без. М.Г. Га­зый­мов 1942 ел­ның 2 гыйн­ва­рын­да авыр су­гыш ел­ла­рын­да туа һәм су­гыш­ка кит­кән әти­сен - Га­риф Га­зыйм улын кү­рү аңа на­сыйп бул­мый. Ба­ры тик 2007 ел­да гына ул үзенең уллары белән Великие Лу­ки ра­йо­нын­да­гы авыл­лар­ның бер­сен­дә әти­се­нең ка­бе­ре­нә чә­чәк­ләр кую бә­хе­те­нә ире­шә. Әни­се Ра­хи­лә Ну­рул­ла кы­зы ял­гы­зы гы­на 4 ба­ла тәр­би­я­лә­гән. Зи­рек­ле мәк­тә­бен тә­мам­ла­ган­нан соң, Мид­хәт Га­риф улы авыл­да элект­ро­мон­тер бу­лып эш­кә ка­ла, ан­нан соң КДУ­га чит­тән то­рып укыр­га ке­рә, ар­ми­я­дә хез­мәт итә, ә ар­ми­я­дән кайт­кач, уку­ын дә­вам итә һәм мәк­тәп­тә укы­ту­чы бу­лып эш­ли. 1969 ел­да ул уни­вер­си­тет­ны тә­мам­лау ту­рын­да дип­лом ала һәм ту­ган ягы та­ри­хы бе­лән нык­лап шө­гыль­лә­нә баш­лый. 1979 ел­да Зи­рек­ле мәк­тә­бен­дә чы­га­ры­лыш сый­ныф уку­чы­ла­ры му­зее бул­ды­ры­ла, ә 1992 ел­да мә­дә­ни­ят ми­нистр­лы­гы әме­ре бе­лән, ТР­ның Бер­ләш­кән дәү­ләт му­зее фи­ли­а­лы бу­ла­рак, Зи­рек­ле авы­лы ха­лык иҗа­ты һәм көн­кү­ре­ше му­зее итеп үз­гәр­те­лә. 1998 ел­дан бир­ле му­зей ае­рым би­на­да, мон­да 1800дән ар­тык экс­по­нат җы­ел­ган, шу­ның 300дән ар­ты­гы өй­дә ту­кыл­ган эс­кә­тер­ләр, 80нән ар­тык де­ко­ра­тив сөл­ге­ләр. Му­зей оеш­ты­рыл­ган­нан бир­ле җир­ле ав­тор­лар­ның 17 ки­та­бы дөнья күр­гән, ә юби­ляр үзе 4 - бә­ет­ләр ки­та­бы, авыл та­ри­хы ту­рын­да 3 ки­тап чы­гар­ган. Ел са­ен му­зей­да 50гә якын ча­ра, 160 лап экс­кур­сия үт­кә­ре­лә. Му­зей - Мид­хәт Га­риф улын рух­лан­ды­ру­чы, ул аның тор­мы­шы, ан­да эш­ләү аңа шат­лык һәм ру­хи ка­нә­гать­лә­нү хис­лә­ре би­рә.

    Ме­нә 46 ел ин­де Мид­хәт Га­риф улы ха­ты­ны Зәй­тү­нә Га­фур кы­зы бе­лән иң­не-иң­гә ку­еп, та­ту­лык­та го­мер итә­ләр, бер­гә­ләп 5 ба­ла тәр­би­я­ләп үс­тер­гән­нәр, ба­ры­сы­на да бе­лем бир­гән­нәр, хә­зер 7 онык­ла­рын тәр­би­я­лә­шер­гә бу­лы­ша­лар.

    На­мус­лы хез­мәт­лә­ре өчен М.Г. Га­зый­мов бик күп мак­тау­лар ал­ган шә­хес: 1970 ел­да ак­тив про­па­ган­да эше алып бар­ган өчен В.И. Ле­нин­ның туу­ы­на 100 ел ту­лу хөр­мә­те­нә чы­га­рыл­ган юби­лей ме­да­ле бе­лән бү­ләк­лән­гән, ул Чис­тай ра­йо­ны­ның Мак­тау ке­нә­гә­сен­дә һәм Мак­тау так­та­сын­да да урын ал­ган. 1999 ел­да аңа "ТР-ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре" ди­гән мак­тау­лы исем би­ре­лә, "Хез­мәт ве­те­ра­ны", "Ка­зан­ның 1000 ел­лы­гы ис­тә­ле­ге­нә" ме­даль­лә­ре­нә һәм баш­ка юби­лей бү­ләк­лә­ре­нә ла­ек бул­ган.

    Без ак­тив хә­бәр­че­без Мид­хәт Га­риф улын юби­лее бе­лән кот­лап, аңа нык­лы сә­ла­мәт­лек, бә­хет-шат­лык, яңа иҗат уңыш­ла­ры те­ли­без.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: