Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәрәңгесез калмабызмы?

Блиц-сораштыру

Бәрәңге уңышы - 2024: яңачишмәлеләр фаразлар бирә

Блиц-сораштыру

Бакчачылар әйтүенчә, бәрәңге уңышы быел зарланырлык түгел. Халык әлегә аны ашар өчен генә казый. Әмма август аендагы яңгырларның бәрәңгегә начар йогынты ясау ихтималы турында халык бераз борчыла.

- Казып карадык, бәрәңге яхшы, - дип уртаклаша безнең белән Яңа Чишмәдә яшәүче Ольга. Әмма тагын яңгырлар яуса, бәрәңгеләр черемәсме дип куркабыз.  Яңгырлар байтак яуды бит!
Акбүредән Госман Мортазин да уңыштан канәгать.

-5-6 буразнага иртә өлгерә торган бәрәңгеләр чәчәбез, июль-августта шуны ашыйбыз. Соңрак өлгерә торганы да начар түгел, бер-ике төптән казып карадык. Әмма көннәрнең аязлануын көтәргә кирәк.
Август башында без Заливная урамында кызыклы күренешкә тап булган идек. Зур булмаган яшелчә бакчасы хуҗабикәсе, пенсионер Ирина... бәрәңге чәчү эше белән мәшгуль иде.

 -Сез бәрәңге чәчүдә соңга калмадыгызмы?

- Беренче уңышны җыеп алдым инде мин. Май башында утырткан идем. Эксперимент сыйфатында икенче кат утыртып карарга булдым.  Мин барысын да санап чыгардым.  Бәрәңге өч ай үсәргә тиеш. Һава торышының әйбәт булуын фаразлыйлар, хәзер ноябрьдә дә көннәр җылы була бит. Беренче кар яуганчы җыеп алырга өлгерермен, дип уйлыйм.

Уңышның яхшы булуы белән илһамланган хуҗаларның мондый кыю адымга баруларын аңлап була. 

- Быел бәрәңгебез гадәттәгечә: арада эреләре дә, уртача зурлыктагылары да, ваклары да бар, - дип уртаклаша Андреевкада яшәүче Ольга. - Яңгырлар туктаса, бәрәңгене августның 20ләрендә казырга ниятлибез.  Чөнки яңгыр ява-ява сабаклар да череп бетте инде. Безнең япма буендагы урында бигрәк тә, аннан бәрәңге өстенә гел су агып тора. Шуңа күрә аннан башларбыз дип, уйлыйм.  Баштан сәнәк белән, ә җир кибә төшкәч көрәк белән казырбыз. 

 -Ә сез икенче уңышны җыясызмы соң?

- Минем Красный Октябрьдә яши торган туганым гел шулай эшли. Ул суганны иртә утырта, инде июль башында ук җыя, аннары аның урынына бәрәңге чәчә. Уңышны октябрьдә алалар. Бүлбеләр һәрвакыт эре була. Тик кабыгы гына юка, катыланырга өлгерми. Икенче  кат чәчкән бәрәңгене беренче чиратта ашарга кирәк, чөнки беренче уңыш яхшырак сакланачак.

-Быел бәрәңгеләр бик яхшы. Бер нәрсәдән генә куркам - яңгырлар байтак яугач черергә дә мөмкин, - ди Чуаш Чабаксарыннан пенсионер Людмила Удирякова.

 - Һава торышы яхшырса, уңыш шәп булыр! Мин һәр елны 11 июльдән яңа бәрәңгене ашар өчен казый башлыйм. Петр көненнән соң искеләрен ашаудан туктыйм. Бер төптән, бәрәңгеләре эре булса, 5-6 данә, әгәр зурлыгы уртача булса - 12 данә чыга. Әгәр августның 20сеннән соң көннәр аяз булса, сабакларын чабармын, ә бер - ике атнадан казый да башлармын.  Мин бәрәңгене 12 майда утырттым, миндә кызылы да, агы да, сарысы да үсә. Бәрәңгеләрем бик тәмле. Кирәк булса, килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев