Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барлык бәйрәмнәр артында мәдәният хезмәткәрләренең зур хезмәте тора

Районда бер генә бәйрәм һәм чара да мәдәният хезмәткәрләре катнашыннан башка узмый. Бүген билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без район мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова белән әңгәмә кордык.

- Галина Александровна, районның мәдәни тормышы тагын да баерак, кызыклырак, төрлерәк була бара. Узган елның иң мөһим уңышларын атагыз әле.
- 2019 елда без 5856 мәдәни чара уздырдык. «Бистә боҗрасы», «Питрау», «Выля, хуткупас! - Уйнагыз, гармуннар!» фестивальләре, «Май чабу», «Сабантуй», «Бал спасы» бәйрәмнәре, Россия көнен бәйрәм итү һәм WorldSkills 2019 флагын каршы алу.
Беренче тапкыр үткәрелгән «Мини Мисс - 2019» балалар иҗаты район конкурсы. «Татарстанның нәни гүзәле» конкурсы финалында Әдәмсәдән яшь Әмирә Зарубина «Елмаю гүзәле» титулын яулады. Казанда "Татар кызы – 2019" конкурсында беренче катнашу да уңышлы булды. Безнең финалист кызыбыз, бик талантлы Акъяр кызы Әдилә Галимова «Иң ихлас кыз» номинациясендә җиңде.
- Сүз уңаенда, бәйрәм уңышлы үткәнме әллә юкмы, сез нинди критерийлар буенча билгелисез?
- Барлык бәйрәмнәрнең максаты-кешеләрне көндәлек мәшәкатьләрдән аеру, яхшы кәеф, истә калырлык ял итү булдыру. Әгәр бездә бу килеп чыга икән, димәк, бәйрәм уңышлы булды дигән сүз. Бу хакта тамашачыларның көчле алкышларына, социаль челтәрләрдәге чара турында уңай шәрехләргә, күп кенә позитив фотоларга карап хөкем йөртергә була.
- Авылда мәдәният хезмәткәрләренең роле һәм бурычлары турында сөйләгез әле.
Мәдәният-ул концертлар һәм күңел ачу чаралары гына түгел. Мәдәниятнең мәдәни-тарихи мирасны саклау буенча тәрбияви роле зур.
Бүгенге көндә районда 25 авыл мәдәният йорты, 23 китапханә, 4 музей һәм бер сәнгать мәктәбе эшли - барлыгы 53 учреждение.
Мәдәният йортлары халык иҗатының барлык жанрларын саклау һәм үстерү, аның төрле төрләрендә һәм рәвешләрендә мәдәни-агарту эшләре белән актив шөгыльләнә. Хәзер аларда 127 клуб оешмасы эшли, алар төрле яшьтәге 1170 кешене колачлый. 54 балалар түгәрәкләрендә 515 бала, 11 ветеран клубында 189 өлкән яшьтәге кеше кызыксынып шөгыльләнә. 7 үзешчән сәнгать коллективы һәм 5 фольклор коллектив эшли. Яңа оешмалар барлыкка килде: «Хатирә» (Чертуш АМЙ), «Подруга» (Петропавел АМЙ), «Калиновый край» (Андреевка авыл клубы), «Хуторянка» (Лебедка авыл клубы), «Хәзинә» (Әдәмсә АМЙ), физкультура-сәламәтләндерү клублары: «Адымнар» (Акъяр АМЙ), «Скандинавча таяклар» (Акбүре һәм Акъяр АМЙ). Акбүре мәдәният йортында сентябрь аеннан пенсионерлар өчен компьютер грамоталылыгын өйрәнү буенча «Электрон гражданин» клубы эшли.
Авыл китапханәләрендә дә эш бара, биредә балалар белән эшне аеруча билгеләп үтәсе килә. Үзәк китапханә базасында 17 һәвәскәр балалар берләшмәсе эшли, аларга 122 бала йөри. Яңа Иванаево һәм Красный Октябрь авыл китапханәләре базасында Өченче яшь институтында хокукый һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча дәресләр ачылды. Узган ел муниципаль китапханәләрнең китап фонды 4 719 данәгә тулыланды һәм 236 496 китап тәшкил итте.
Музейлар халык белән зур элемтәдә тулы канлы тормыш белән яши. Алар Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча зур тикшеренү һәм эзләнү эшләре алып баралар, документлар, фоторәсемнәр, газета һәм басма материаллар туплыйлар.
Балаларга рухи һәм мәдәни тәрбия бирүгә балалар сәнгать мәктәбе дә үз өлешен кертә. Бүгенге көндә анда 204 укучы музыка уен коралларында, хор, вокал, хореография һәм сынлы сәнгать классларында белем ала. Беренче сыйныфка 58 бала керде, шуларның 28е - авыл җирлекләреннән.
Безнең иҗат коллективларыбызны күрше районнарда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. 2019 елда АМЙ һәм авыл клублары үзешчән коллективлары төрле дәрәҗәдәге 41 конкурста катнашып, 21 лауреат дипломына ия булдылар. Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең һәм укытучыларның һөнәри осталыгы да елдан - ел арта.
2019 елда 32 район, республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашып, 48 призлы урын яуладылар.
- Район мәдәниятенең алдынгы рәтендә торучылар турында сөйләгез әле?
- Мәдәният хезмәткәрләре турында сөйли башлагач, күз алдына матур, күңелле, тантаналы чаралар һәм концертлар килә. Мәдәният хезмәткәрләренең тормышы тоташ бәйрәмнәрдән генә тора кебек тоела, чөнки безнең календарьда алар күп. Әмма бу бәйрәмнәр артында зур хезмәт тора. Шуңа күрә мәдәният ветераннары адресына аерым рәхмәт һәм котлау сүзләре җиткерәсе килә. Хәер, алар үзләре әйткәнчә, мәдәният хезмәткәрләре элеккеге була алмый, чөнки алар пенсиядә дә авылның актив кешеләре булып кала. Алар бүген дә дәртле, энергияле. Күп еллар дәвамында музей директорлары булып эшләгән Газыймов М.Г. һәм Холин А.М., авыл мәдәният йортлары мөдирләре Савельева В. А., Митрюхина Р. К., Рәхимов Р. Ә., Җиһангирова Г.С., китапханәчеләр Вәлиуллина Г. В., Лобова В. И., Меркурьева В. Н. шундыйлардан. Алар юлын уңышлы, максатчан, оста җитәкчеләр Слимова И. М., Лотфуллина Л. З., Мартышова С.В., Холина Т. М., Юсупова Н. М., талантлы оештыручылар Зыкова Н. М., Латыйпова Г. М., Дәүләтшина И. К., Таротина Н. А., Питеркина С. Ю., Охотников В. А., Киселев Ю. С., Миншина Г. Т., Доронина И. А., Вафина А. Ю., Халикова Р. Р., Захарова Е. А., Соловьева С.Т. грамоталы белгечләр Суворова А. А., Коновалова В. Н., Демидов А. Д., Хорьков С. А., Кондеева З. В., Тухбеева А. А., Шәйхетдинов И. Р., Ембахтова В. В., Низамиева К. Г., Фәрхаева А. А., Морозова Т. М., Савельева Н. П., Борисова С. А., Патрикеева Н. Ф., Парамонова Л. М., иҗади укытучылар Пьянзина С. Г., Леонова Л. И., Наумова Г. Г., Маланчева В. Р., Минаева М. Н., Немцов А. Н., Ерохина В. В., Нургатина Г. С., Никитина К. В., Кузнецова Е. Н., Коновалова Л. Н., Рамазанова Г. Х. дәвам иттерәләр.

Сүз уңаенда, безнең яшь хезмәттәшләребез иҗади башлангычларда гына түгел, ә лидерлыкка да ирешә алдылар. Шулай итеп Рәмзия Мусина җитәкчелегендә Чертуш мәдәният йорты коллективы «Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» республика конкурсында «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңүче булды, ә Коновалова Л. Н. җитәкчелегендә «Родничок» балалар сәнгать мәктәбе вокаль коллективы күп тапкырлар «Созвездие–Йолдызлык» республика фестивале призеры булды.
- Мәдәният учреждениеләренең матди базасы ничек яхшырды?
- Республика һәм район җитәкчелеге авылда мәдәнияткә зур игътибар бирә. «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Мәдәни мохит» төбәк проекты буенча 2019 елда Акъяр һәм Зирекле авылларында клублар капиталь ремонтланды. Моннан тыш, 750 мең сумлык техник чаралар һәм җиһазлар сатып алынган, 435, 5 мең сумлык сәхнә костюмнары тегелгән.
Узган ел проект эшчәнлеге буенча эш активлашты. Мәдәният учреждениеләре откан грантларның суммасы 6,384 млн. сум тәшкил итте, шуның 5 млн.сумы район мәдәният йортында заманча цифрлы кинозал ачуга юнәлдерелде.
Татарстан Халыклар ассамблеясе тарафыннан Халыклар дуслыгы йортына җирле милли-мәдәни автономияләр белән этномәдәни эш алып бару өчен уңайлы автобус бирү зур вакыйга булды.
Әмма авылда мәдәният үсешенең уңай динамикасы булса да, проблемалар кала бирә. Алар арасында кайбер учреждениеләрнең матди - техник базасы ныклы булмау һәм һөнәри белемле кадрларның юклыгы. Бүгенге көндә тагын 12 мәдәният объекты капиталь ремонт таләп итә.
- Быел безне нинди мәдәни вакыйгалар көтә?
-Без Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган бик күп төрле чаралар үткәрергә планлаштырабыз. Бу концерт һәм театральләштерелгән программалар, массакүләм һәм халык күңел ачулары, паркларда һәм скверларда күңел ачу һәм конкурс чаралары булачак. Җиңү көнен, Россия көнен һәм Татарстан Республикасы көнен, Сабантуй, авыл көннәрен, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү -  иң масштаблысы. Чуаш халык иҗатының «Выля, хуткупас!» Х республика фестиваль -конкурсын һәм «Бистә боҗрасы» III район фестивален үткәрергә җыенабыз, алар ышанычлы рәвештә безнең районның «визит карточкасына» әверелә.
- Сез коллегаларыгызга һөнәри бәйрәмдә нәрсә телисез?
- Барлык мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм! Хөрмәтле коллегалар, сезне һәрвакыт зур уңыш көтсен, сезнең сәнгать һәрвакыт безне сөендерсен. Сез нәзакәтле дә, шул ук вакытта көчле һәм үзегезгә ышанулы да. Яраткан кешеләрегез һәм якыннарыгыз сезгә һәрвакыт авыр минутларда ярдәм итсен. Сезнең тормыш тулы сулы елга күк аксын, барлык проблемаларыгыз да җиңел хәл ителсен. Сезне белсеннәр, кадерләсеннәр, яратсыннар һәм аңласыннар. Барыгызга да бәхет һәм гаилә җылысы телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев