Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барыннан да элек - уяу булу кирәк

Яңа Чишмә районының террорчылыкка каршы комиссиясенең (ТКК) чираттагы утырышында объектларның террорчылыкка каршы сакланышы мәсьәләсе каралды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.

Диверсия актларын әзерләүдә һәм башкаруда катнашырга мөмкин булган шикле затларны ачыклау өчен торак секторны, тулай торакларны һәм кунакханәләрне, сәнәгать, сәүдә, төзелеш объектларын, хезмәт күрсәтү өлкәсен тикшерү буенча чаралар комплексы турында ЭЭБ начальнигы Александр Митрясов мәгълүмат җиткерде. 

Барыннан да элек торакны арендага алучы (анда БПЛАлар саклау билгеләре булган), теркәлүдән баш тартучы, кибетләрдә озак вакыт саклана торган ризыклар, кием-салымнар, инструментлар, химик эремәләр, агулар һ. б. сатып алучы яңа килгән кешеләргә игътибар итәргә кирәк.

 - Безнең районда моның белән бәйле булган хәлләр торышы тыныч, ләкин уяулыкны югалтырга ярамый, - диде Ринат Фәсахов.- Су алу җайланмаларын,  буш торган йортларны, социаль объектларда хезмәткәрләрне кертү тәртибен даими тикшереп торырга, сак хезмәткәрләре белән өстәмә инструктажлар үткәрергә, электр энергиясе, газ, су белән өзлексез тәэмин ителешне оештырырга кирәк. 

Татарстанның хокук саклау структуралары республика халкына гамәлләрендә терактлар әзерләү һәм башкару билгеләре чагылган теләсә кайсы шикле затлар турындагы мәгълүматларны түбәндәге телефон номерлары буенча тапшыруны сорап мөрәҗәгать итә: 

Ашыгыч хезмәт - 112 ТР буенча ЭЭМнең кизү тору хезмәте - 291-30-21 Россия федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең (УФСБ) ТР буенча кизү тору хезмәте - 231-45-55 Яңа Чишмә районы ЭЭБнең кизү тору часте - 02, 2-26-73.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев