Башкаларга яхшылык кыл
Яңа Чишмәдән волонтер Эльмира Насыйбуллина якташларына ярдәм оештыруда күңел кушуы буенча катнаша
Ул тумышы белән Тубылгы Таудан. Волонтерлык эшчәнлеге белән бер ел элек шөгыльләнә башлаган. Кыска вакыт эчендә безнең сугышчыларга ярдәм итеп, байтак кына игелек эшләп өлгергән. Актив волонтер буларак, Эльмира 7 мартта район делегациясе составында 8 март көнне Казанда үтәчәк тантаналарга чакырылган.
«АЛАРНЫ ТАШЛАП БУЛМЫЙ»
Эльмираның бу эшчәнлеге 2022 елның көзендә — энесе Эльнарны СВОга мобилизацияләүдән башлана. Моңарчы ике ел элек ул армиядә — РФның Һава-космос көчләрендә хезмәт иткән, хәрби белгечлеге — өлкән укчы. Аның әтисе дә Әфган сугышы ветераны.
Гуманитар ярдәмне беренче тапкыр 2023 елның гыйнварында җибәргәннәр. Эльмира ире, туганнары һәм Эльнарның тагын өч хезмәттәшенең якыннары белән безнең районда акча җыйганнар (авылдашлары да ярдәм иткән), тепловизорлар, прицеллар сатып алганнар. Район хакимиятенә мөрәҗәгать иткәннән соң, район башлыгы Вячеслав Козлов «Шевроле-Нива» автомобилен биргән. Әлеге сәяхәткә волонтерлар Александр Карпов, Ришат Ситдыйков, Илназ Сабирҗанов белән аның ире Илгизәр дә барган. Кайткач: «Хәрбиләргә алга таба да ярдәм итәргә кирәк. Аларны ташларга ярамый», дигән.
— Александр Карпов безгә бергә эшләргә тәкъдим итте, — дип сөйли Эльмира. — Мин сугышчылардан заказлар, алар өчен акча җыюны үз өстемә алдым. Башта теләгем бик зур түгел иде, чөнки акча белән эш итү бик җаваплы бит. Ләкин кемгәдер моны эшләргә кирәк иде. Телеграмда «Үзебезнекеләрне ташламыйбызI ЯҢА ЧИШМӘ» төркемен булдырырга карар иттек. Хәзер анда 1000нән артык катнашучы бар.
ВОЛОНТЕРЛАР НИЧЕК ЭШЛИ
— Без, нигездә, запрослар буенча эшлибез, — дип дәвам итте ул үз сүзен. — Без бит аларга ниләр кирәклеген белмичә эш итә алмыйбыз. Әйтик, алардан тепловизор сатып алу турында мөрәҗәгать килде. Ашыгыч рәвештә акча җыюны игълан итеп, фәлән урынга җибәрү өчен кирәк, дип хәбәр итәбез. Әйтик, аның бәясе 80 мең сум ди. Кешеләр акчаны картага, телефон номеры буенча күчерә башлыйлар, кемдер акчаны үзе үк алып килә. Һәм бу хәрбиләрнең туганнары гына түгел, ә бөтен район халкы. Кирәкле сумма тиз җыела. Запрослар, кергән акчаларның күләме, әйберләр сатып алу һәм төрле юнәлешләргә озату турында төркемдә язабыз. Һәр кергән һәм сарыф ителгән тиен өчен чекларның скриншотлары ярдәмендә хисап бирәм. Күптән түгел РҮХ 50 мең сумлык медикаментлар тапшырды, без үзебез дә носилкалар, 100 медицина жгуты сатып алдык. Кичә генә (авт. искәрмәсе: 28 февраль көнне) егетләр безгә барысының да килеп җитүен хәбәр иттеләр. Бер хәрбинең әнисе безгә моның өчен төркемдә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Кирәкле әйберләрне бөтен Татарстан буйлап, хәтта күрше республикаларда да эзлибез. Башкортстанда күптән түгел «тапики» дигән ТА-57 хәрби — кыр телефоннарын сатып алдык. Татарстанда андыйлар табылмады. Берничә көн элек Акбүре егетләреннән генератор, җылылык пушкасына запрос килде, шулай ук сугышчыга автомобильне ремонтлауда ярдәм иттек. Боларның барысын да Югары Ослан кешеләре аша җибәрдек. Без «Татарстан волонтерлары» төркеме белән элемтәдә торабыз һәм кирәк булганда ашыгыч йөкне башка районнар яки шәһәр кешеләре белән тапшырабыз.
КҮҢЕЛ КУШУЫ БУЕНЧА
— Без кешеләр, оешмалар, ИП вәкилләре һәм теләгән һәркем тарафыннан җыелган һәр нәрсәне дә җибәрәбез. Район хакимияте белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Ашыгыч рәвештә берәр нәрсә кирәк булганда яки акча җитмәгән очракта, без ярдәм сорап район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәбез. Без алар белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Әгәр дә кемдер ярдәм итәргә тели икән, безнең ярдәм җыю пунктлары ике урында: Александр Карповның "Автосервис«ында һәм безнең «Көнбатыш» поселогындагы йортыбызда.
Посылкаларны һәрбер гуманитар йөкне җибәрүгә туры китереп җыябыз. Сентябрьдә халыктан һәм барлык оешмалардан азык-төлек белән бергә 350 мең сумлык гуманитар ярдәм китте. Посылкаларны төрергә өлгермәгән очракта, төркемгә язам, кешеләр килеп ярдәм итәләр. Шөкер, безнең ярдәмчеләребез күп. Күптән түгел блиндажлар төзү өчен фура белән төзелеш материалларын җибәрдек, егетләр яңа урынга күченгән иделәр. Пилорамадан такталарны фурага төяргә кирәк булуы турында хәбәр бирдек. Һәм «Шешмаойл» АҖнең байтак кына хезмәткәрләре безгә бу эштә ярдәм күрсәттеләр.
Эльмирага социаль челтәрләрдә эшләү авыр түгел. Ул һөнәре буенча программист һәм инде 2 ел "удаленка«да SMM-белгеч булып эшли. Төрле компанияләрнең товарларын һәм хезмәтләрен алга чыгару буенча социаль челтәрләрдә эш алып бара. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз I Яңа Чишмә» төркемен егетләребезгә ярдәм итү өчен күңел кушуы буенча алып бара. Бу бурычны үз өстенә алгач ул әлеге эшне намус белән башкара.
«ҮЗЕҢ ҺӘЛАК БУЛ, Ә ИПТӘШЕҢНЕ КОТКАР»
— Энемне мобилизацияләгәч безнең — апаларының, әти — әнинең, туганнарның тормышы тамырдан үзгәрде, — ди ул. — Без хәзер башкача яшибез. Көн саен телефонда, башта бер генә уй: исәнме, яраланмаганмы, сәламәтме. Аңа, авылдашларыма, районнан киткән башка егетләргә ярдәм итә алуыма мин бик шат. Барлык сугышчылар да хәзер үзара туган һәм аларның гаиләләре дә шулай ук. Кайвакыт без дә арыйбыз, ләкин «гуманитарка» үз урынына барып җиткәч, мин ярдәм итә алуыбызга шулкадәр сөенәм. Кайвакыт син физик яктан түгел, ә рухи яктан арыйсың һәм: «Булды, арыдым!» — дисең. Ләкин соңыннан үз-үземә болай дим: «Әгәр без монда — шундый уңайлы шартларда да арыйбыз икән, хәрбиләргә ничек? Алар да арый бит. Юк, алай ярамый, дим. Әгәр бу эшкә алынганмын икән инде, туктарга, ташларга ярамый. Сугышчылар ярдәм сораса, без ничек кире кагыйк?».
-Ирем белән бәхетсезлек килеп чыккач, безгә дә бик ярдәм иттеләр. Ул вакытта без яңа гына күченгән идек, Яңа Чишмәдә беркемне дә белмибез. Әмма безгә барлык күршеләр, хезмәттәшләр, авылдашлар, туганнар һәм, хәтта таныш булмаган кешеләр дә нык ярдәм иттеләр. Һәм мин моның никадәр мөһим икәнен яхшы беләм. Ә хәзер без үзебез кемгәдер ярдәм итә алабыз. Бер карасаң, вакыт та җитмидер кебек, гаилә, эш, волонтерлык. Ләкин барысын да тиз эшләсәң, бер минутны да бушка уздырмасаң, барысына да өлгереп була. Һәм мин өлгерәм.
— Эльмира бик игелекле һәм, иң башта ул кешеләр турында уйлый. Үзе турында уйламаска да мөмкин, әмма кешеләр турында — беренче чиратта. Бу аның төп сыйфаты, — ди Эльмира турында Эльнарның хатыны Рәмизә. «Үзең үл, ә иптәшеңне коткар» — бу сүзләр аның турында.
БЕРДӘМ ГАИЛӘ
Эльмира әти-әнисе турында бик яратып сөйли. Аның олы апасы, сеңлесе һәм абыйсы бар. Барлык гаиләләр дә районда яши.
— Без бик тә тату һәм бердәм гаилә. Без барыбыз да янәшәдә, ярдәмләшеп яшибез. Ярдәм кирәк булса бер шалтырату җитә, барысы да килеп җитәчәк. Әгәр дә кемнеңдер туган көне булса, безне көтәләрме, көтмиләрме, барыбер, без барыбыз да җыелышабыз. Бездә бергә бәйрәм итү традициясе бар. Әниебез һөнәре буенча пешекче, ул бик тәмле пешерә, безне — кызларны да, моңа өйрәтте.
Эльмира үзе дә ире Илгизәр белән дус гаилә булдырган, ул Зирекле авылыннан, «Шешмаойл» АҖдә эшли. Аларның олы уллары Ранель көзен беренче сыйныфка барачак, кызы Амиля балалар бакчасына йөри. Икесе дә йөзү секциясендә шөгыльләнәләр.
Энергияле, аралашучан, һич тә арымый торган Эльмира үзе дә мәктәптән үк спорт белән актив шөгыльләнгән: өстәл теннисы, баскетбол, волейбол, йөгерү һәм киенүгә килгәндә дә — күбрәк спорт стилен ярата.
КЕШЕЛӘРГӘ БУЛГАН ХӨРМӘТ
-Эльмира зур хәреф белән язарлык Кеше!, — ди аның турында ТР Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты вәкиле Рузанна Храмова. Ул искиткеч әни һәм хатын! Аның йорты матурлык һәм мәхәббәт белән тулы. Хәзер аның өе безнең солдатлар өчен әйберләр һәм азык-төлек тартмалары — гуманитар йөк белән тулган. Эльмира безнең егетләр өчен көчен дә, вакытын да кызганмый! Беркем дә аның нинди катлаулы эш башкарганын күз алдына да китерә алмый. ҖЫЮ сүзе артында әйбер җыю гына түгел, ә «хисаплар, сайлау, сатып алу, заказ бирү, алып кайту, тутырү һәм аннары гына җибәрү» һәм башка бик күп нәрсәләр тора. Аның гаиләсе ярдәмендә без, хатыннар, әниләр һәм солдатларның барлык туганнары, өйдәге җылылыкны туганнарыбызга тапшыра алабыз! Алар минем белән ризалашырлар, дип уйлыйм. Мин Эльмирага бик тә рәхмәтле һәм бу кеше белән таныш булуыма горурланам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев