Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Батырлыкка тиң гомер

    Уңган, эшчән хатын-кыз һәрчак мактауда, аны барысы да хөрмәт итә. Мондый хөрмәткә, зурлауга безнең районда күпләр лаек. Бу язмам менә шундый хатын-кызларыбызның берсе булган - Акъяр авылында яшәүче Рәйсә Гыйрфанова турында.

    - Ул гади, тыйнак кына булса да, бик көчле хатын-кыз, - диләр авылдашлары аның турында.
    - Мин Акъяр авылына Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач та юллама буенча килдем, ветеринария табибы булып эшли башладым. Авыл халкы мине бик җылы каршы алды, авылдашлары күк кабул иттеләр. Мин авыл кызы - тумышым белән Әлки районыннан, ул якларда да киң күңелле кешеләр яши, әмма, никтер, мин монда барысын да үз иттем, яраттым, бәхетемне - үз парымны да шунда таптым. Рәмзис белән без 1985 елда кавыштык, шул ук елны кызыбыз Рәсимә якты дөньяга аваз салды. Ә ике елдан соң Рәзилә белән Резедәбезне алып кайттык. Ул вакыт иске генә агач өйдә яшәсәк тә, бу безнең өчен зур бәхет иде. Тик бәхетебез генә бик кыска булды: балаларга 11 һәм 9 ар яшь булганда тормыш иптәшем, барыбызны да кайгыга салып, бакыйлыкка күчте.
    Рәйсә карашын бераз читкә юнәлдереп алды да, сөйләвен дәвам итте:
    -Шушы кайгыдан ике ел кая барып бәрелергә белми йөрдем. Өйдән - эшкә, эштән тизрәк балалар янына ашыга идем. Башка нәрсә турында уйламадым да һәм хыялланмадым да, ә аннан ямьсез төш күргәннән соң уянып киткәндәй булдым: тормыш бит дәвам итә, кызларым үсә, аларга яхшы шартлар тудырырга кирәк. Хуҗалык җитәкчелеге каршына килеп, яшәрлек торак сорадым - бирмәделәр. Ни эшләргә? Кире үз туган ягыма әйләнеп кайтыргамы? Ә кызлар ни дияр? Аларның монда дуслары, яраткан укытучылары. Аларга да бит барысын да яңа баштан башларга туры киләчәк, дип уйладым һәм, юк инде, шунда эшләргә һәм үз өемне төзергә, дигән карарга килдем.
    Рәйсә биш ел дәвамында төзелеш материалы җыеп, йортын торгыза башлый.
    - Өебез зур түгел, әмма безгә урын җитәрлек. Менә инде 11 ел шунда яшибез. Дөрес, кызлар Казанда яши, Рәсимә ике институт тәмамлады. Югары судта эшли. Кечкенә кызларым - игезәкләрем, Чистайда медицина училищесын тәмамлап, икесе дә РКБ да эшлиләр.
    - Рәйсә, хатын-кыз ирсез генә өй төзесә, үзеннән-үзе нинди акчага төзи икән, дигән сорау туа. Ә син ничек ялгызың гына өй җиткезә алдың?
    - Мин һәрчак күп итеп мал асрадым - икешәр сыер, үгезләр, сарыклар, казлар тоттым. Барыбыз да бергәләп хезмәт куйдык, үстереп, аларны саттык. Минем хәзер дә, кызларым акча белән һәрвакыт ярдәм итеп торсалар да, ике сыерым, ике үгез, 20 баш сарыгым бар. Ә җәй көне әле тагын 30 каз бар иде.
    - Бу бит бик зур хезмәт! Каян көч табасыз?
    - Мин яшьтән үк хезмәткә өйрәнеп үстем, минем өчен эш - проблема түгел. Өстәвенә, мин эшләгән агрофирма транспорт, пай җирләре өчен азык, техника белән ярдәм итә.
    - Димәк, ялгызлыкта боегып утырырга туры килми?
    - Юк, мин кешеләр белән аралашырга, бәйрәмнәрдә табын янында җырлашып утырырга да яратам. Яшь чагымда үзешчән сәнгатьтә катнаштым - миңа бик ошый иде. Һәм тагын, күңелсезләнеп утырмас өчен, өйдә заманча ремонт ясадым. Тарттырылган түшәм, көзгеле бүлемнәр... шушы матурлыкка карыйм да, сөенеп туя алмыйм, вакыт-вакыт, шушындый өйдә Рәмзис белән яшәргә язмаган шул дип, уңайсызланып та куям.
    - Рәйсә, син бик яшьли тол калгансың, ни өчен тагын кияүгә чыкмадың?
    - Ирем тәртипле һәм яхшы кеше иде, мин аны бик яраттым, шуңа күрә анардан да яхшырак кешене таба алмам дип уйладым, шуңа башка бәхетне эзләргә дә тырышмадым. Елдан-ел бәхетем арта бара, менә хәзер дә безнең гаиләдә бәйрәм - Рәсимә кияүгә чыга. Туйга әзерләнәбез, димәк өйдәге дизайнны кунаклар да күрәчәк. 45 кеше чакырылган. Бу шатлыкка күбрәк тә чакырасы килә дә бит. Хәер, тиздән монысы да мөмкин булыр дим, чөнки сентябрьдә минем юбилеем. Исән-сау барысын да үткәрергә язсын иде, дип телим.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: