Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 75 еллыгына 75 һәм 50 шәр мең сум акча алачак

Татарстан буенча Пенсия бүлеге идарәчесе әйтүенчә, бу акча белән беррәттән, Җиңүгә ел саен бирелә торган акча да түләнәчәк.

Быел Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына 75 шәр һәм 50 шәр мең сум акча биреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин сөйләде. Татарстанда бу акча 33 мең 209 кешегә түләнәчәк. Шуның 8801енә 75 мең сум, 24 мең 408енә 50 мең сум акча каралган,диде ул. 
«Указ нигезендә 75 мең сум сугыш инвалидлары, сугышта катнашкан кешеләр, Блокадалы Ленинград халкы, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына биреләчәк. 50 шәр мең сум тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның балигъ тоткыннарына каралган. Бу акчалар ел саен Бөек Җиңүгә бирелә торган 10 мең сум урынына түгел, анысы да үз урынында кала», — дип басым ясады РПФның Татарстан буенча идарәсе башлыгы.
Яңа Чишмә районында бүгенге көндә 5 сугыш ветераны, 29 тол һәм 154 тыл хезмәтчәне яши. Алар да шул күләмдә акча алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев