Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышында катнашкан тагын бер якташыбызның һәлак булган урыны табылган

60 елдан артык Яңа Чишмәдә яшәүче Юныс Насыйбуллин әтисенең һәм аның өч туганының җирләнгән урыннарын эзләү белән шөгыльләнә.

Бөек Ватан сугышында Татарстаннан Равиловлар гаиләсе дүрт улларын югалткан.

Дүртесе дә (фотода): Мингали (1911 елгы), Абдулла (1916 елгы), Зәйнулла (1905 елгы) һәм Насибулла (1903 елгы) фронтка 1941 елда алына һәм барысы да 1942 елның июненнән сентябрь аена кадәр һәлак була.

Өч бертуганның истәлеге мәңгеләштерелгән: аларның исемнәре туганнар каберлегендәге стелаларда һәм мәрмәр плитәләрдә язылган.

Кече энесе Абдулланың җирләнгән урынын эзлисе генә кала. Әмма ул табылыр, дигән өмет бар. Чөнки 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының фәнни хезмәткәре Михаил Черепанов ярдәме белән Равилов Абдулла Равил улының һәлак булган урынын билгели алганнар. «Запроска җавап итеп: ... бронетанк гаскәрләрендә хезмәт иткән. 1942 елда Ленинград өлкәсендә һәлак булган», дип язылган сүзләр бар.
Равиловлар Түбән Новгород, Калуга һәм Волгоград өлкәләрендә җирләнгән.

«Менә сугыш туганнарыбызны кайсын-кая илтеп ташлаган», - ди Юныс Насыйбулла улы Насыйбуллин. -Без, сугышта һәлак булган солдатларның балалары, азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәштә башларын салган әтиләребезне онытмас өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез».
Бергә хезмәт иткән Насыйбулла Равилов һәм Сәетгәрәй Сафиуллинның уллары Юныс Насыйбулинның эзләнүләре нәтиҗәсендә очраклы танышканнар. Юнысны (Яңа Чишмәдән) һәм Борисны (Казаннан) Шахмай авылында яшәүче Роза Зыятдинова очраштырган, ул Казаннан Сафиуллиннар гаиләсе белән таныш булган икән.

Роза Шәмсетдин кызы Зыятдинова менә ниләр сөйли:
«Борис белән Зөлфия безгә кунакка килгәч, алар массакүләм мәгълүмат чараларында Юныс Насыйбуллинның (Яңа Чишмәдән) мәкаләсен, һәлак булган туганнарының каберләрен ничек һәм кайда табуы турында сөйләделәр. Әтиләренең туганнар каберлегенең берсендә җирләнгәнен белгәч, Борис Юныс белән күрешергә тели һәм очрашалар да».

 «Безгә килгән таныш булмаган кунакларның ни өчен килүләрен белгәч, мин бик гаҗәпкә калдым. Ике сәгать эчендә без танышлар гына түгел, ә туган кешеләребез кебек булдык. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм искиткеч кеше - Роза Зыятдинова ярдәме белән менә нинди кызыклы очрашу килеп чыкты»,- ди Юныс Насыйбуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев