Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белемле һәм таләпчән бухгалтер

- Безнең районда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат-йорт халыкны социаль яклау звеноларының берсе булып тора. Интернат-йорт хезмәткәрләре - дус һәм бердәм коллектив. Күпләр монда берничә дистә ел эшли, - дип яза безгә әлеге оешмада социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Мостафина.

- Социаль хезмәткәрләр - кешеләрнең проблемаларын беренчеләрдән булып үз өсләренә алучы һәм аларны хәл итәргә ярдәм итүче кешеләр. Ләкин бу система (башка системалар кебек үк) финанс төшенчәләреннән башка эшләми. Безнең Интернат-йортта яшәүчеләр бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен азык-төлек, дарулар, җиһазлар һәм йомшак инвентарьны санап чыгарга, коммуналь хезмәтләргә  түләргә, хезмәт хакы исәпләргә, пенсия күчермәләре белән шөгыльләнергә һәм биредә яшәүчеләргә социаль хезмәтләр күрсәткән өчен түләргә кирәк.

Бүгенгесе көндә бухгалтерлык хезмәткәренә иң җитди таләпләр куела: ул үз һөнәренең нечкәлекләрен генә түгел, ә законнарны да яхшы белгән, зур күләмле мәгълүмат, махсус компьютер программалары белән эшли алучы профессионал булырга тиеш.

Югарыда санап үтелгән барлык осталыкларны безнең баш бухгалтер Марина Полякова бик яхшы берләштерә. Бу вазыйфада ул 2016 елдан бирле эшли.

- Эшебез җиңел түгел. Кайвакыт барысын да калдырырга уйлыйсың, ә эшкә килгәч - утырасың, эшкә керешәсең, барысы да таныш һәм шулай эшне дәвам итәсең. Мин кайвакыт ялсыз, бәйрәмнәрсез эшлим, чираттагы ялны да тулысынча алып булмый. Кайвакыт бер атна, ә кайвакыт - ярты көн ял итәсең. Һәм чирләргә дә ярамый. Өстәвенә, җитди тикшерүләр, контроль-ревизия комиссияләре һәм башкалар да була, - дип сөйли Марина Алексеевна.

Хезмәттәшләре һәм биредә яшәүчеләр белән аралашканда да ул һәрвакыт корректлы. Ярдәм итәргә сорасаң, булдыра алганча ярдәм итә, киңәш сорасаң - акыллы киңәшен бирә.  Һәм бу киңәш, һичшиксез, уйланылган, төпле, андыйны эчкерсез кеше генә бирә ала.

Безнең өчен Марина Алексеевна бер үк вакытта белемле, таләпчән бухгалтер һәм кайгыртучан, ышанычлы дус та, аңа һәрчак мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 Аның кабинетына керсәң, ул һәрвакыт ачык, игелекле каршы алачак, һәрвакыт ярдәм итәчәк, кирәк булса - өйрәтәчәк. Эш киеренке булуга да карамастан, безнең Марина һәрвакыт күтәренке кәефтә, кешеләр белән бик тә әдәпле. Нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен без аны хөрмәт итәбез дә инде! Ә хезмәттәшләреңнең ышанычы һәм хөрмәте - иң кадерле бүләк, ди ул үзе.

 Ләкин кеше бер эш белән генә яшәми бит, буш вакытларында Марина Алексеевна якын кешеләре өчен нинди дә булса берәр тәмлерәк ризык пешерергә ярата. Ире белән алар үз хуҗалыкларын тоталар. Ял көннәрендә сәяхәт итәргә, балалары белән уйнарга яраталар. Аларның ике кызы һәм бер уллары бар.

Һәр иртә рәхәтләнеп яраткан эшеңә барсаң, эштән соң сөенеп өеңә кайтсаң - бу бәхет түгелмени?!

 

Язманы Ольга Иванова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев