Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 38 ел гомер үтеп киткән
Бу бит — бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә — үзе бер мәртәбә!
Рөстәм абый белән Зәкия апа Яңа Чишмә районы Зирекле авылында туып, бер чишмәнең саф суын эчеп, яшел хәтфә үләнле су буйларында, гөлчәчәкле болыннарында уйнап үсәләр. Икесе дә авылда дан тоткан хөрмәткә ия булган, хезмәтне, игелеклелекне, кешеләргә изге мөнәсәбәттә булуны алга куйган гаиләләрдән.
Рөстәм Фәрхетдин улы 1954 нче елның февраль аенда күп балалы гаиләдә туып үсә, балачагы, үсмер еллары сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. 8нче сыйныфны тәмалагач абыйлары янына Ульяновск шәһәренә китеп һөнәри белем алу училещесында укый, эретеп ябыштыручы һөнәрен ала. Бер ел заводта эшләп әти-әнисенә булышканнан соң 1972 елның көзендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. Ленинград өлкәсендә хезмәт итә.Армия сафларыннан әти-әнисенә терәк булып туган авылда калырга дигән ныклы ният белән кайта. 1975 елның башы белән яңа армиядән кайткан егетне колхозга терлекчелек фермасына слесарь итеп эшкә чакыралар. Колхозда 14 ел эшләү дәверендә механик дәрәҗәсенә күтәрелә, кичке мәктәптә 10 сыйныфны тәмамлап читтән торып Чаллы шәһәрендә автотехникумны тәмамлый. Колхозлар беткәч,1999 нчы елда "ЯмашНефть«кә электр белән эретеп ябыштыручы булып эшкә урнаша һәм пенсия яшенә җиткәнче нефть чыгару тармагында тырышып хезмәт куя. Зәкия ханым урта мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап Алабуга дәүләт педагогия институтының физика- математика факультетына укырга керә. Институтны уңышлы тәмамлап, 1982 елда укытучылык эшчәнлеген Әлмәт районы Елховой урта мәктәбендә физика укытучысы буларак башлый. 1984 нче елда Зирекле урта мәктәбенә физика — математика укытучысы булып кайта. Менә инде 40 елдан артык туган авылыбыз мәктәбендә хезмәт куя. Ул үз йөрәгенең бер өлешен, үз белемнәрен балаларга бирде, аларны үз халкын, үз Ватанын хөрмәт итәргә һәм яратырга өйрәтте, укучылары күңеленә илнең киләчәге аларның һәрберсенә бәйле булуына ышаныч салды. 2006 елда Зәкия Хамәтзакировнаның хезмәтенә югары бәя бирделәр, ул ТР Мәгариф министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде, 2012 елда «РФ гомуми белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булды.
Моннан 38 ел элек, 1986нче елның ноябрь аенда, Зәкия апа Рөстәм абыйлар йортына килен булып төшә.Алар шушы көннән алып һәр эштән тәм һәм ямь табып, тормышның кадерен белеп яшиләр. Аларның тормыш юлы күпләргә, балаларына, авылдашларына үрнәк булып тора.
Яшьләре олы булуга карамастан, бүгенге көндә дә алар тырышып дөнья көтәләр. Яз җитүгә икәүләшеп бакча эшләренә тотыналар. Җәй буе бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш уңышы бирә. Аның янында сарай тулы мал-туар. Йортлары әллә кайдан балкып, үзенә чакырып тора, ә аннан бервакытта да кеше өзелми. Һәр кергән кешене чәй эчерми чыгармыйлар — шундый йола." Бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәү — иң мөһиме ул. Авырлыкларны бергә кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың,
38 ел буена шатлыклар да, кайгылар да уртак булды"- диләр икесе бер сүздән Рөстәм абый белән Зәкия апа. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып ике ул, бер кыз бала дөньяга килгән. Өчесенә дә яхшы тәрбия һәм югары белем биреп, зур тормышка аяк бастырдылар, бүгенгесе көндә берсеннән берсе матур биш онык сөя Кашаповлар. Уллары Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап шушы тармакта хезмәт куялар, кызлары Гөлназ әнисе эзеннән педагог һөнәрен сайлады. Гаиләләре белән көчле спортчылар кул көрәше, милли көрәш белән мавыгалар, ярышларда, сабантуйларда беренчелекне бирмиләр.
Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 38 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.
Хөрмәтле Зәкия ханым, Рөстәм әфәнде! Тормыш сынаулары артык бәрелмичә, ачы җилләре каты кагылмыйча, сикәлтәле юллары очрамыйча гына гомер итәргә насыйп булсын сезгә. Үзегез үстергән балаларыгызның җылы карашын, ягымлы сүзләрен, изге гамәлләрен күреп, авылдашларның олы хөрмәтен тоеп яшәргә Аллаһ насыйп итсен! Кашаповлар гаиләсеннән яшь парлар үрнәк алсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев