Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер елда 40 тәртип бозу очрагы ачыкланган

Ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупция белән көрәш көне билгеләп үтелә. Яңа Чишмә районы прокуратурасы әлеге датага карата 2018 ел эшләренә нәтиҗә ясады.


Тулы булмаган 2018 ел эчендә район прокуратурасы тарафыннан коррупцияләргә каршы көрәш турындагы законнарны бозуның 40 очрагы ачыкланды. Ачыкланган тәртип бозулар буенча 1 протест кертелде, закон бозуларны бетерү турында 24 берткетмә төзелде, урындагы 39 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Район прокуратурасы тарафыннан күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек сыйфатындагы вазыйфалар турында мәгълүматлар бирүдә, мәнфәгатьләр конфликтларын җайга салу (көйләү), таләпләрне үтәмәү буенча коррупцион тәртип бозулар ачыкланды.
«Норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый акт проектларының коррупциягә каршы экспертизасы турында»гы Федераль законны үтәү йөзеннән 300 дән артык проект һәм норматив-хокукый акт тикшерелде.
Мисал өчен, 2018 елда гр. Г. үзен административ җаваплылыкка тартмасын өчен (РФ КоАП-ның 12,9 маддәсе, 7 өлеш буенча) ЮХИДИ хезмәткәренә 1000 сум күләмендә ришвәт бирергә теләгән, әлеге факт буенча ул җинаять җаваплылыгына тартылды (РФ ҖК-нең 30 ст. 3ч., 291.2 ст, 1 ч. буенча).
ТР Яңа Чишмә районы буенча 1 нче номерлы суд участогының мировой суды тарафыннан гр. Г. җинаять кылуда гаепле дип танылды һәм аңа 10000 сум күләмендә штраф түләттерү сыйфатында җәза билгеләнде.
Линар Мисбахов,
район прокуроры вазыйфасын башкаручы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев