Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер яхшы традициябез бар: мәктәпне тәмамлаучылар 20, 25, 50 елдан соң очраша...

Зирекле музеенда мәктәпне 1973/74 уку елында тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашуы узган.

Бу шатлыклы вакыйга еш кабатланмый һәм кайчандыр мәктәпне тамамлаучыларның барысын да бергә җыя алмый. Ләкин мондый бәйрәмдә бер генә тапкыр булган һәр кешенең күңелендә үз сыйныфына булган сагыну хисенең сүнмәс чаткысы кабат кабынып китә, чөнки кеше бер көнгә кабат шул матур кайгысыз вакытка - мәктәп елларына кире әйләнеп кайта.
Һәм менә 25 майда Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда 50 ел элек Зирекле урта мәктәбен тәмамлаган 23 нче чыгарылыш укучылары очрашкан.

Әлбәттә, мәктәптән соң сыйныфташлар бөтен Союз буйлап таралышканнар!

Музейда очрашыр алдыннан кунаклар Зирекле лицее кабинетлары буйлап йөргәннәр, үз укытучыларын искә алганнар. Чөнки аларның педагоглары берничә буын чыгарылыш сыйныф укучыларын тәрбияләгәннәр һәм укытканнар.

Очрашучылар өчен музейда «Еллар үткәч очрашу» дигән махсус күргәзмә оештырылган, анда мәктәп альбомнары, укытучылар, мәктәп, чыгарылыш укучылары турындагы материаллар һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим ителгән.

Очрашу тәмамланыр алдыннан сыйныфташлар бер-берсен югалтмаска, аралар ерак булса да, ешрак очрашырга сүз биргәннәр. 

Туган авылда яңа очрашуларга кадәр! 

#годсемьи#встречавыпускниковшколы
#музейМидхатаГазымова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев