Берәү – сатты, берәү – алды
2 мартта район үзәгендә беренче язгы ярминкә булып узды.
Туктаусыз җепшек кар явып торуга да карамастан, сатучылар – Яңа Чишмәдәге, район авылларындагы ШЯХ хуҗалары үз хуҗалыкларыннан авыл хуҗалыгы продукциясен алып килергә тырышканнар. Ит рәтләрендә сыер итен 280-320, дуңгыз итен 230-240 сумнан, дуңгыз салосы, фарш, бавыр, дуңгыз һәм сыер аяклары, чиләкләрдә маринадланган өйдә әзерләнгән шашлык сатып алырга мөмкин иде. Ярминкәдә ит сатып алырга теләүчеләр һәрчак күп була һәм шулай булды да. Литр ярымлы савытлардагы сөт 50 сумнан, Самара алмалары (4 сортта) 60-80 сумнан иде. Яшь тавыкларны да сатып алучылар булды: җирән һәм ак тавыклар 250, чуарлары – 350 сумнан. Авылдан килгән бер гаилә 8 чуар тавык алды. Тавыклар төялгән читлектән ерак та түгел трактор арбасы тора иде, аңа “500 сумнан катнаш азык” дип язылган табличка эленгән.
Чистай эшмәкәрләре Төркиядә җитештерелгән тюль алып килгәннәр, тик, көн явымлы булганга, моның белән кызыксынучылар әлләни булмады.
Гомумән әйткәндә, шимбә ярминкәсенә килүчеләр байтак булды һәм азык-төлек товарлары үз ияләрен тапты дияргә була.
Фото Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев