Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче балага пособие 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап балага өч яшь тулганчыга кадәр түләнәчәк

Мөрәҗәгать итүчеләр өчен 2020 елда айлык түләү күләме 9373 сум тәшкил итәчәк.

2020 елның 1 гыйнварыннан беренче балага пособие өч яшь тулганчы билгеләнә. Түләү сорап мөрәҗәгать иткәндә, аны башта бер елга, аннары ике, аннан соң өч елга кадәр билгелиләр. Түләүне озайту өчен гариза һәм кирәкле документлар пакетын социаль яклау органнарына тапшырырга кирәк.  2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар (Россия гражданнары) айлык түләү хокукына ия. Гаиләнең җан башына уртача кереме 20170 сумнан артмаска тиеш.
Шул ук вакытта, әгәр сез айлык түләүне билгеләү өчен бала туган көннән алты айдан да соңламый мөрәҗәгать итсәгез, түләү бала туган көннән башкарылачак. Калган очракларда – аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән көннән башлап.
Рәсмиләштерү өчен түбәндәге документлар кирәк:
- туу (уллыкка алу) турында таныклык;
- гариза биргән айдан алдагы 12 ай өчен гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмәләр;
- банкта ачылган счет реквизитлары;
- паспорт.
Гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә барлык керемнәр, пособиеләр, компенсацияләр, субсидияләр, иминият түләүләре һ.б. исәпкә алына.
    
Тулырак мәгълүмат алу өчен Республика матди ярдәм үзәгенең Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 93 нче йорт адресы буенча урнашкан бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефон: 8(84348) 2-20-30; 2-41-25.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев