Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Беркем дә, берни дә онытылмый

    Яңа Чишмәдә яшәүче десантчы Наил Фәттахов өчен Әфганстандагы сугыш 1981 елда тәмамланган: нәкъ менә шул елны ул исән-сау туган ягына әйләнеп кайткан.

    - Наил, сез, десантчылар, Әфганстанга парашютларда төшкәнсездер инде, мөгаен?
    - Юк. Без - десантчылар - "УРАЛ"ларда автоколонна белән Термез шәһәре аша, зур күпер аркылы бардык һәм менә ул - Әфганстан. Безнең часть Кундус шәһәрендә иде.
    - Анда күргәннәрегездән беренче тәэсирләрегез нинди булды?
    - Бик тә эссе иде, ә илнең тышкы күренеше - кызганыч хәлдә. Барыбыз да бу илнең цивилизациядән артта булуын аңладык.
    - Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашырга туры килдеме сиңа?
    - Сугышчан хәрәкәтләр бездә операцияләр дип атала иде. Һәм мондый операцияләр бик еш үтә иде һәм, әлбәттә, югалтулар да булды. Бәхетемә, мин яраланмадым да. Ә менә Красный Октябрьдән минем дустыма - Владимир Самсоновка исән-сау өенә әйләнеп кайту насыйп булмады: ул Әфганстан тауларындагы операцияләрнең берсендә һәлак булды, - дип сөйләде десантчы Наил Фәттахов. Наил үзе "За отличие воинской службы" бүләге белән кайткан. Тагын 2 медальне граҗданкада алган.
    - Өеңә кайткач, тыныч тормышка ияләнү кыен булдымы?
    Әйе, Әфганстанда сугыш барганда, мәгълүматлар җитәр-җитмәс булган чакларда да, мин җаен табып, анда ниләр булганын белә идем. Сугыш барган әлеге урыннарны мең тапкыр күз алдына китереп, уйларым белән тау тарлавыкларыннан үтә идем. Хезмәттәш егетләр белән бик еш телефоннан сөйләшә һәм яңалыкларны уртаклаша идек. Хәзер бик сирәк очрашабыз, егетләрнең күбесе вафат инде, калганнары белән Интернет аша аралашабыз.
    - Хәзер ничек яшисез?
    - Минем барысы да яхшы. Хатыным, 19 яшьлек улым бар. Шофер булып эшлим.
    Редакциягә килгән тагын бер кунак - Шәүкәт Госсаметдинов.
    - Шәүкәт, менә тиздән - 28 февраль - синең туган көнең, 51 яшь тулу көнең белән котлыйм! Ничекләр яшисең?
    - Әйе, үткән ел үземнең юбилеемны билгеләп үттем, күңелем һаман яшь әле. Көч-куәтне миңа спорт, саф һавада эшләү, балаларым (шулай ук спортчылар) һәм тормыш иптәшем бирә.
    - Үзеңнең армиядә хезмәт иткән елларыңны сөйлә әле?
    - 18 яшемдә армиягә киттем, мине Ерак Көнчыгышка озаттылар, анда сержантлар мәктәбен үттем. Татарстаннан без дүртәү идек - мин, Арчадан Геннадий, Әлкидән Сәлим һәм Мамадыштан Рифат. Шунысын да әйтеп үтим инде, иртәгә - 5 февральдә - без шушы егетләр белән очрашабыз, тик фаҗигале очрак буенча. Рифатның төнге хәрби өйрәнүләрдә улы танк взводы командиры, лейтенант вафат булган. Ул Ерак Көнчыгышта шул ук частьтә (без аның әтисе белән хезмәтебезне башлап җибәргән җирдә) хезмәт итә торган булган.
    Аннан безне Әфганстанга күчерделәр. Шулай итеп без барыбыз бергә Нанабад шәһәрендә чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иттек. Барыбызга да звание бирделәр. Мин пулемет разведротасы старшинасы булдым. Якын-тирә кышлакларны "дошманнардан" чистарту, яшь әфганчыларны армиягә җыю операцияләрендә катнаштык, бөтен җирне җентекләп карап, тикшереп чыга идек.
    - Операцияләргә бару куркыта идеме?
    - Курку хисе һәр кешедә бардыр, ул тирәндә ятадыр, тик аны бит кешегә күрсәтмисең. Полкташларыңның да шундый ук хисләр кичергәнен аңлыйсың. Ничектер шаяртырга, бераз онытылырга тырыша идек. Тик операция вакытында үтә дә сизгер, уяу булу кирәк. Үлемнән мине бер секунд аралап калды.
    - Кыен булмаса, шул мизгел турында сөйлә әле.
    - Безнең рота кышлакны чистартырга китте, без өчәү БМП-да засадада калдык. Рация буенча егетләр авылдан 15-20 ләп "рух"тан торган төркем чыгуын һәм аларның тарлавыкка таба юл алуларын хәбәр иттеләр. "Каршылагыз" дигән команда бирелде. Тау түбәсеннән безгә берни күренми, бары ике яктан аткан тавышлар гына ишетелә иде. Без игътибарны астагы объектка тупладык. Кайсыдыр мизгелдә мин күз кырыем белән яннан килгән мылтыклы кешене күреп, таш артына сыендым, пуля миңа тимичә очты. Безне тар-мар итү өчен үз төркемнәреннән аерылган бу ике әфганлыны иптәшләрем юк итте. Күтәрелгәндә авыртуны тоймадым, авыр орудие белән бармакларымны сытыумны гына күрдем. Күп кан акты. Тик бу минем Әфганстанда коелган бердәнбер каным булды.
    - Рәхмәт, Шәүкәт, шушы авыр хатирәләреңне яңартырга сәбәпче булганым өчен гафу ит. Әйт әле, синең бүләкләрең бармы?
    - Әйе, һәммә кешенеке кебек - Әфган өчен өчәү. Минем әле хезмәттә һәм спортта ирешкән уңышларым өчен алган бүләкләрем дә бар.
    Чын ир-егетләр-сугышчы-интернационалистлар белән әңгәмәне
    Лариса ФЕДОРОВА алып барды.
    Шәүкәт Госсаметдинов. Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: