Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Без яшьләр, безгә сайларга“

14 сентябрьдә узачак Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау алдыннан районның территориаль сайлау комиссиясе, яшьләр эшләре буенча бүлек, иҗтимагый яшьләр оешмасы "Без яшьләр, безгә сайлыйсы" дигән девиз астында "Яшь сайлаучы көне" - форум оештырдылар.

Һичшиксез, яшьләрнең сәяси тормышта катнашу проблемасы - дәүләт әһәмиятендәге мәсьәлә. Ни дисәң дә, киләчәк яшьләр кулында. Шунлыктан, районның, республиканың, илнең чәчәк атуы яшьләрнең сәяси культурасы һәм гражданлык җаваплылыгы дәрәҗәсенә бәйле. Форумга район үзәгеннән һәм авыл җирлекләреннән актив егетләр һәм кызлар чакырылган иде. "Олимп" УСЗ бинасы каршында район яшьләр иҗтимагый оешмасы бүлекләре лидерлары форум делегатларына Яшь сайлаучы белешмәлеге, ТР-ның яшьләр берләшмәләре эшчәнлеге турында буклетлар, Татарстан әләме төсендәге тасма тапшырдылар. Безнең районда балигъ булу яшенә җиткән 562 яшь граждан беренче мәртәбә сайлауларда катнаша алачак.
Форумны оештыручылар яшьләргә өндәмә белән мөрәҗәгать иттеләр: "Сез үзегезнең тавыш бирү хокукыннан ничек актив файдаланасыз, үз сайлау участогыгызга киләсезме - республикабыз, районыбыз, поселок, авылыбыз, урамыбыз язмышы нәкъ менә шуңа бәйле булачак", - диделәр.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова үз чыгышында: -Без сайлау бюллетене сезнең өчен уйламыйча тамга куелган гади кәгазь кисәге генә булмасын, ә төптән уйлап, үлчәп, аңлы рәвештә бер карарга килеп, тавыш бирү барышына йогынты ясарлык булсын өчен омтылабыз, - диде.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Нина Иванова яшь кешегә бу яңа рольдә үзен ничек тотарга, сайлау хокукыннан ничек файдаланырга, сайлаулар үткәрү тәртибе нинди, бу мөһим эштә аннан ни сорала һәм аннан нәрсә тора - шул хакта бәйнә-бәйнә аңлатты.
(Ахыры. Башы 1 биттә)Яшь сайлаучы Наталья Астраханцева тавышының үз язмышын һәм кече ватан язмышын хәл итәсен искәреп, форумда катнашучыларны сайлауларга килеп, үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә чакырды. Форумда төрле тармакларда эшләүче авыл яшьләренең алдынгы вәкилләренә дипломнар тапшырылды. "Иң әйбәт яшь мәдәният хезмәткәре" номинациясендә Шахмайдан Илфат Хөснетдинов бүләккә тиенде, Зирекледән Илмира Вәлиева "Спортта иң әйбәте" булып чыкты. "Авыл хуҗалыгы алдынгысы" номинациясендә берьюлы биш кеше бүләкләнде. Алар бар да махсус урта авыл хуҗалыгы уку йортлары студентлары - ел саен урып-җыю чорында кем комбайнчы ярдәмчесе, кем тракторчы булып удар хезмәт куялар. Болар: Архангел Бистәсеннән Иван Барсуков, Тубылгы Таудан Альберт Мурзин, Черемуховодан Михаил Абрамов, Акъярдан Илһам Шәмиев, Волчья Бистәсеннән Александр Храмов. Дипломнарны яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева тапшырды.
Мәдәният бүлеге артистлары чыгышы форумга ямь өстәде. Чара "Олимп" УСЗ-да "Күңелле стартлар" дип аталган спорт ярышлары белән төгәлләнде.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев