Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең автоледи - республика конкурсы призеры

Үткән атна азагында Казанда хатын-кыз - автомобиль йөртүчеләр арасында машина йөртү осталыгы буенча «Автоледи-2019» республика конкурсының финал этабы булып үтте.


Барлыгы 67 автоледи катнашкан. Алар - конкурсның район һәм зона этапларында җиңүчеләр.
Район һәм зона этабы җиңүчесе (Чистай, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнары) суд приставлары  хезмәте хезмәткәре Наталья Шолгина Яңа Чишмә районы данын яклаган.
Наталья Казанда да сынатмаган. Ул ЮХК буенча биремнәрне  тиз арада чишкән, йөртү буенча яхшы нәтиҗә күрсәткән һәм лаеклы төстә республика конкурсы призеры булган. Наталья Шолгинага ТР буенча РФ ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең II дәрәҗә Дипломы һәм саллы гына акчалата приз тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев