Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең Әдилә – иң ихлас кыз

2019 елның 12 сентябрендә Казанда Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә “Татар кызы – 2019” республика конкурсының финалы булып үтте.


Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән 12 кыз матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәменең финалчылары булды. Алар арасында Акъярдан Әдилә Галимова да бар.
Традиция буенча республика конкурсы финалы төсле утлар, музыка, финалчылар һәм кунакларның чыгышлары белән тулыланган. “Казан” бию ансамбле, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем дуэты һәм башка эстрада артистларының чыгышлары чараны тагы да ямьлерәк иткән. Конкурсның оештыручысы Бөтендөнья татар конгрессы булган.
Безнең Әдилә бик матур чыгыш ясаган һәм “Иң ихлас кыз” номинациясендә җиңүче дип танылган. Бүген ул КФУның 3 курсында укый һәм логопед белгечлеге алачак. Әдиләнең буш вакыты юк – ул массажчылар курсын тәмамлаган һәм шул юнәлеш буенча да шөгыльләнә, логопед буларак репетитор да, төрле конкурсларда, ТНВ дагы “Башваткыч” һәм “Җырлыйк әле” кебек тапшыруларда катнаша. Бик тәмле ризыклар пешерергә ярата, тегү-чигү белән дә шөгыльләнә.
Акъярдан Зөлфия һәм Илдар Галимовлар бар яктан да килгән менә шундый кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Азат Мусин.
Г. Сабирова фотосы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев