Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Безнең эштә иң мөһиме – хокукларны яклау

    2014 елда прокуратура органы үзенең 292 еллыгын билгеләп үтәчәк. "Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көнен" билгеләп үтү датасы Россия хөкүмәте башлыгы тарафыннан очраклы гына сайланмаган.

    Нәкъ менә бу көнне (12 гыйнварда) 1722 елда Россия империясе императоры Бөек Петр указы белән беренче тапкыр хакимлек итүче сенат каршында генерал-прокурор посты булдырыла һәм Россия прокуратурасы институты барлыкка килә.
    30 ел элек СССРның Генеральный прокуроры тарафыннан 1983 елның 17 июнендә Яңа Чишмә районы прокуратурасы оештыру турында приказ (боерык) чыгарыла. Шул вакыттан бирле районда законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда байтак эш эшләнгән. Бу эш хәзергесе вакытта да дәвам итә.
    Бүгенгесе көндә район прокуратурасы штатында прокурор урынбасары З.Г. Әхәтова үзенең хезмәт эшчәнлеген - 2013 елның августыннан, прокурор ярдәмчесе Р.М. Галимов - 2012 елның февраленнән, 1 разрядлы өлкән белгеч Н.В. Скачкова, шофер А.И. Лобов, техничка С.А. Петровичевалар район прокуратурасы оешкан көннән бирле эшлиләр.
    Прокуратура хезмәткәрләре эштә үзләрен квалификацияле, намуслы һәм принципиаль белгеч итеп күрсәтәләр. Хезмәт вазыйфаларын, шәхси вакытлары белән исәпләшми, зур җаваплылык тоеп башкаралар.
    Прокуратура эшендә иң мөһиме - аның хокук саклау функциясе. Кеше хокукларын һәм иреген саклауда һәм федераль законнарны үтәүдә күзәтчелек итү, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклау, җинаятьчелек һәм тәртип бозуларга каршы көрәш алып бару иң мөһим эшләр булып тора һәм шулай булып кала да. 2013 елда район прокуратурасы тарафыннан федераль законнарны бозуның 1048 очрагы ачыкланды. Шулардан икътисад өлкәсендә - 240, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан файдалану өлкәсендә - 48, кеше һәм граҗданинның хокукын һәм иреген саклау өлкәсенә кагылышлысы -760, шул исәптә балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклау (яклау) өлкәсендә - 109 очрак. Узган ел район прокуратурасы үзенең кечкенә генә юбилеен - оешуга 30 ел тулуны билгеләп үтте, муниципаль сайлаулар уңышлы үтте. Тискәре хәлләр дә күзәтелде: район беренче мәртәбә экстремизм һәм террорчылык күренешләре белән очрашты, бу халык арасында милләтара низаг китереп чыгаруга юнәлтелгән дини объектларга ут төртү гамәлләре булды. Шушы факт буенча ведомстволар һәм җирле үзидарә органнарының күмәк көче белән профилактик чаралар үткәрелде һәм билгеле бер эш башкарылды, ул шушы ямьсез күренешләр нәтиҗәсен бетерү буенча уңай нәтиҗәләр бирде.
    2013 ел күрсәткәнчә, радикаль ислам тарафдарлары тарафыннан агрессия күренешләренә әзер булып тору кирәк. 2014 елда хокук саклау органнарына аларның чыганакларын ачыклап, аларны юк итү буенча максатчан эш алып бару кирәк булачак.
    Бу елда тагын безне сайлаулар көтә. Бу процесс һәрвакыт катлаулы һәм җаваплы чорларның берсе булып торды. Без иң элек үз бурычыбызны сайлауларда законлылыкны һәм үтә күренмәлекне тәэмин итүдә дип беләбез.
    2013 елда беркөнлек фирмалар белән көрәшү буенча чаралар күрелде, аның уңай нәтиҗәләре дә бар, әмма тынычланырга әле иртәрәк, 2014 елда бу проблеманы тулысынча бетерергә кирәк.
    Барлык прокуратура хезмәткәрләрен, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлап, рәхмәт белдерәсем килә.Авыр хезмәтебездә уңышлар, аяз күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бетмәс дәрт телим.
    Эдуард Хираҗев,
    район прокуроры

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: