Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең Раилә – республика буенча беренче

30-31 октябрьдә Казанда Татарстанның агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында "Иң әйбәт һөнәр иясе"н ачыклау буенча һөнәри осталык бәйгесе булып үтте. Бәйге сигез номинациядә үткәрелде: "Иң әйбәт агроном", "Иң әйбәт инженер", "Иң әйбәт механизатор", "Иң әйбәт машина белән сыер саву операторы", "Иң әйбәт бозау караучы", "Иң әйбәт зоотехник", "Иң әйбәт ветврач"...

30-31 октябрьдә Казанда Татарстанның агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында "Иң әйбәт һөнәр иясе"н ачыклау буенча һөнәри осталык бәйгесе булып үтте.
Бәйге сигез номинациядә үткәрелде: "Иң әйбәт агроном", "Иң әйбәт инженер", "Иң әйбәт механизатор", "Иң әйбәт машина белән сыер саву операторы", "Иң әйбәт бозау караучы", "Иң әйбәт зоотехник", "Иң әйбәт ветврач" һәм "Иң әйбәт бухгалтер-икътисадчы" ачыкланды.
Безнең районнан бәйгегә барган делегация составында "Кулон" а/ф ветврачы Илья Захаров, "Вәлиев Ф.Р." КФХ зоотехнигы Любовь Емелина, Әдәмсәдән агроном Алмаз Хөсәенов, "Игенче" ҖЧҖ бухгалтеры Любовь Молякова, Шахмайдан бозау караучы Раилә Гарифуллина, Шахмайдан инженер Илдар Гарифуллин, Архангел Бистәсеннән сыер савучы Светлана Урядникова, "Кулон" а/ф-дан механизатор Фәрит Шакиров бик әйбәт чыгыш ясап, район данын якладылар. Ә Раилә Гарифуллина беренче урынны яулап, 10 мең сумлык премия белән бүләкләнде, өстәп ул чит илгә стажировкага да барачак, кайчан барасы соңрак билгеле булачак.
Бәйгедә катнашучылар һәммәсе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бүләк: икешәр мең сум акча һәм азык-төлек пакетлары алдылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов район авыл хуҗалыгы идарәсенә һәм аграр яшьләр берләшмәсенә команданы әйбәт хәзерләгәннәре һәм команданың әйбәт чыгыш ясаганы өчен рәхмәт белдерде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X