Игорь 2015 елда КНИТУ-КАИ-ның Алабуга филиалын тәмамлый, ул электр җиһазлары буенча инженер. Диплом алу белән үзе теләп контракт буенча хезмәт итәргә китә.
-Хәрби комиссар миңа сайлау мөмкинлеге бирде: бер ел хезмәт итәргә яки ике ел килешү буенча. Мин икенчесен сайладым. Тиеш булганча, барлык документларны әзерләдем, медкомиссияне үттем. 15 июльдә диплом алдым, ә 16 июльдә армиягә киттем.
-Хезмәт ничегрәк бара?
-Ярыйсы, ошый да әле. Хезмәт итүе күңелле, бу юлны сайлавыма үкенмим.
-Барысы турында да сөйлә әле, парашют белән сикергәнсеңдер инде, мөгаен?
-Бу мәҗбүри! Ансыз мөмкин түгел. Мин гранатомет - пулемет бүлеге идарәсендә хезмәт итәм, шуңа да өйрәнүләр еш була.
Армия хезмәтендәге кешегә хас булганча, Игорь аз сүзле. Хезмәт хакы күпме соң дигән сорауга, ул:
-Ай саен ярыйсы гына алам, мин канәгать. Өстәмәләр дә булгалый, - диде, - мисал өчен, парашют белән сикерү буенча программаны үтәгән өчен, физик әзерлек буенча югары баллар өчен һ.б.
-Бу нисбәттән син ничек?
-Тулы тәртип!- дип елмая ул. Мин 2 нче дәрәҗә Кутузов орденлы 31 нче аерым гвардия десант -штурм бригадасында хезмәт итәм. Командирларыбыз бик әйбәт, бернинди "дедовщина" юк.
-Язмышыңны хәрби һөнәр белән бәйләү ниятләрең юкмы соң?
-Булырга да мөмкин. Хәрби училище турында уйланасы булыр. Контракт срогын озайтырмын ахры.
Хәзергә Игорь 28 мартка чаклы ялда. "Контрактчы"ларның яллары 45 тәүлек. Ул авылда, әти- әнисе янында яши, алар да улларының ниятен куәтлиләр. Игорьнең сөйгән яры да бар, ул әлегә институтта укый. Игорь гомерен армия белән бәйләсә, хатыны сыйфатында аңа да эш табыласына өметләнә.
-ВДВ-ны элиталы гаскәрләр дип атыйлар. Анда озын буйлы, синең кебек нык гәүдәле егетләр генә хезмәт итәдер?
-Алай ук мәҗбүри түгел, бездә төрлесе бар.
-Яшь яңачишмәлеләрне контракт буенча хезмәт итәргә өндисезме?
-Бу һәркемнең үз эше. Теләге булган кеше рәхим итсен. Миңа ошый. Күңелем кайтмады.
Нет комментариев