Безнең дә яшь чаклар бар иде
Зевакиннар, яшь чакларын искә төшергәндә, тормышка зарланмыйлар.
Александр Иванович белән Нина Михайловна Зевакиннарның гаилә корып яши башлауларына 55 ел булган, әмма алар хәзер дә бер-берсенә җылы хисләр белән карыйлар. Иске фотоальбомны актарганда, алар менә ниләрне искә төшерә:
Без яшь чакта…
Җиденче сыйныф укучысы Нина Холина гомуми мәктәп җыелышында хәрәкәтчән, тынгысыз малайны күреп алган һәм сыйныфташларыннан: «Бу кем?» дип сорагач, аңа «8 нче сыйныфка яңа килгән укучы» дип әйткәннәр, ә Нина егетнең җитезлегенә сокланган.
Александр Зевакин Яңа Чишмә урта мәктәбенә Екатерина авылының «җидееллык» мәктәбеннән килгән. Нинага ул баштан ук игътибар итмәгән, әмма Саша барыбер Нинаның матурлыгы һәм тыйнаклыгын күрмичә калмаган. Алар үзләренең дуслашып китү тарихларын сөйләмәсәләр дә, инде 58 ел дәвамында бер-берсенә тугры булып калалар.
Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Александр Казан ветеринария институтына укырга керә, ә Нина, мәктәптә тагын бер ел укыганнан соң, Чистай педагогия училищесы студенты була. Алар хат алышканнар, каникулларда очрашып-күрешеп торганнар. Нина, диплом алганнан соң, юллама буенча Питрәч районына эшкә китә, аңа анда балалар бакчасы мөдире вазыйфасын тәкъдим иткәннәр. Питрәч белән Казан арасы якын булганга күрә, ул һәр якшәмбе башкалага барган, анда аны Александр көткән.
«Бу иң бәхетле чак булгандыр, - дип искә ала Александр Иванович, - кайда гына бармадык без, нәрсә генә күрмәдек: кинотеатрлар, музейлар дисеңме, парклар, цирк, театрлар – барысын да йөреп чыктык. Безгә бер-беребез белән бик тә күңелле иде.
- Шуңа күрә Александрның институтны тәмамлар һәм Яңа Чишмәгә кайтыр вакыты җиткәч, без бергә кайтырга карар кылдык, әмма инде дуслар булып кына түгел, ә ир белән хатын буларак, - дип өсти Нина Михайловна.
1969 елның 12 июлендә Казанда үткән никахлашу тантанасында яшь парның әти-әниләре һәм иң якын кешеләре кунак булган.
Туган як аларны көткән
ХХ партсъезд исемендәге колхоз яшь белгечләрне көтеп алган: Нина Михайловнага Ленин исемендәге балалар бакчасында тәрбияче, ә Александр Ивановичка колхозның баш ветеринария табибы вазыйфаларын тәкъдим иткәннәр. Александр Зевакин зур колхозның терлекчелек эшчәнлегенә төшенгәннән соң, аңа җәмәгать эше дә йөкләнгән - аны колхозчыларның профком рәисе итеп сайлаганнар. Колхозда парторг итеп билгеләнгәнче, ул әлеге иҗтимагый «йөкләнешне» 14 ел лаеклы башкарган.
Иске учреждениеләр яңартылды, исемнәр үзгәрде, хәтта система да алмашынды, әмма безнең язмабыз геройлары кайчандыр сайлаган һөнәрләренә тугры булып калды, хәтта лаеклы ялга чыккач та, эшләүләрен дәвам иттеләр. Алар «Хезмәт ветераны» исеменә ия, Александр Ивановичка 2005 елда «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» исеме бирелгән.
Хөрмәткә лаек Зевакиннар гаиләсе Яңа Чишмәдә үзләренең һөнәри эшчәнлекләре белән генә түгел, ә актив иҗтимагый тормыш рәвеше белән дә танылган. Алар үзләренең осталыкларын һәм сәләтләрен авылның мәдәни тормышында да ачык күрсәттеләр.
Оста телле һәм сөйкемле
Александр Зевакин колхоз эшчеләре өчен бәйрәм чаралары оештырган һәм үткәргән 80 нче елларны искә төшерәм. «Чын күңелдән» («От всей души») дип аталган шундый кичәләрнең берсенә музыкаль номерлар башкаручылар сыйфатында авыл мәдәният йортының иҗат коллективы чакырылган иде. Чараның сценариен Александр Иванович әзерләгәнен белгәч, исем китте, алып баручы ролен дә ул үз өстенә алды һәм аны профессиональ рәвештә башкарды.
Иҗаттан ерак булган һөнәр иясенең оста сөйләм таланты ничек һәм кайдан барлыкка килгән соң? Бу сорауны мин аңа 40 елдан артык вакыт узса да, күптән түгел генә булган әңгәмә вакытында бирми кала алмадым.
- Мәктәп елларында нәфис сүз түгәрәгенә йөрдем. Шигырь сөйләүчеләр конкурсларында катнаштым. Институтта шигырьләр уку түгәрәгенә йөрдем. Сез талант дип атаган нәрсәләрнең башы менә шул булды, - дип җавап бирде Александр Иванович.
Район мәдәният йортында Александр һәм Нина Зевакиннар иҗат отчетларында да актив катнаштылар. Бу хакта альбомнардагы фотосурәтләрдән дә күреп була.
Никахлары бәхетле
«Гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләр бер-береңне аңлап яшәүгә бәйле, - ди Нина Михайловна. - Мин иремне һәрвакыт аңлый идем. Хәтта ул күп вакытны эштә үткәргәндә дә, ә мин исә өй эшләре һәм ике кечкенә баланы - Олег һәм Оляны тәрбияләү белән шөгыльләндем (аларның яшь аермасы нибары өч яшь кенә). Беркайчан да битәрләмәдем, аның нәрсә белән шөгыльләнүен, барысы да гаилә файдасына икәнлеген аңлый идем. Профсоюз эшчәнлеге аны еш кына өйдән аера иде, аның каравы ул ял йортларына, шифаханәләргә юлламалар алуда өстенлекләргә ия булды һәм без гаиләбез белән шунда ял итүләрдән рәхәтләнеп файдалана идек. Ул балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз өчен яхшы үрнәк».
3 августта Александр Ивановичка 80 яшь тула, ул тормыштан канәгать, гаиләдә бәхетле һәм алар хатыны белән үз яшьләренә зарланмыйлар.
Александр Иванович һәм Нина Михайловна тормышларында кирәкле һәм файдалы булу теләгендә яшиләр, яшь вакытларын күбрәк белем алу омтылышында, һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе алуда, гаилә һәм тулаем җәмгыять өчен тырышып эшләүдә үткәрәләр. Бүгенгесе көндә алар тупланган тәҗрибә һәм зирәклек үрләрендә яшиләр, үткәннәрне искә алып һәм оныкларын бәхетле итеп күрү теләгеннән ләззәтләнеп гомер итәләр.
Чәчәктәй яшь гомер. Фото гаилә альбомыннан.
55 елдан соң да бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар. Фото гаилә альбомыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев