Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Мәшгульлек үзәге үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә

1991 елның 19 апрелендә Мәшгульлек хезмәте оештырыла

Илдәге кебек үк, Яңа Чишмә районында 1991 елның апрелендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте оештырыла. Ул илдә барган үзгәрешләр нигезендә үсә һәм трансформацияләнә.

Әлеге хезмәтнең 30 еллыгы алдыннан без Яңа Чишмә Мәшгульлек үзәге директоры Резедә Хөснуллина белән әңгәмә кордык.

- Резедә Гайсовна, сезнең хезмәт турында сөйләгез әле, нинди максатларыгыз һәм бурычларыгыз бар?

- Безнең төп бурыч - халыкны эш белән тәэмин итү, мәшгульлек һәм эшсезлектән яклау, хезмәт миграциясе өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү. Заманча дәүләт мәшгульлек хезмәте эшсез гражданнарга ярдәм итү өчен тулы бер арсеналга ия. Алар арасында - һәркем өчен мөмкин булган интернет-порталлар һәм вакансияләр ярминкәләре, үзмәшгульлек программалары, һөнәри әзерлек һәм өстәмә белем бирү, агымдагы елда РФ Хөкүмәте карары нигезендә (№362, 13.03.2021 ел) эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда эш бирүчеләр өчен яңа дәүләт ярдәме чаралары кертелде.

- Узган 2020 ел сезнең хезмәт өчен дә бик киеренке булдымы?

- Әйе, коронавирус пандемиясе аркасында чикләү чаралары кертелү сәбәпле, үзәккә йөкләнеш бик нык артты. Күп кенә учреждениеләр һәм предприятиеләр ябылды. Эшен югалткан кешеләрнең күбесе эш эзләп мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. 2020 елның апреленнән октябрь аена кадәр безгә дистанцион рәвештә 300дән артык кеше мөрәҗәгать итте, чөнки аларга пандемия белән бәйле яңа түләүләр каралган иде. 2020 елда эшсезләргә һәм аларның балигъ булмаган балаларына эшсезлек буенча 9 млн. сумнан артык пособие түләнде.

Бүгенгесе көндә вазгыять тотрыклана һәм 12 нче апрельгә 36 эшсез кеше теркәлгән. Алар, нигездә, үз теләкләре белән эштән китүчеләр һәм безгә яңа эш эзләүдә мөрәҗәгать итүчеләр.

- Үзәктә вакансияләр ярминкәләре ничек уза, үзмәшгульлек һәм өстәмә белем бирү программалары бармы?

- Ел саен эш бирүчеләрне һәм эшсез кешеләрне чакырып, кимендә 3 тапкыр вакансияләр ярминкәләре үткәрелә. Быел ярминкәгә 20 кеше килде, алтысы эшкә урнаштырылды (2021 елда тагын 2 ярминкә узачак).

 

 

Үзмәшгульлек программасы (2020-21 елларда берничә кеше файдаланган) үз эшен дәвам итә, каравылчы һәм котельный операторы һөнәрләре буенча уку төркемнәре туплана башлады.

- Эш бирүчеләргә дәүләт ярдәменең тагын нинди яңа чаралары кертелә?

- Агымдагы елдан башлап яңа дәүләт ярдәме чаралары кертелә, анда 2021 елның 1 гыйнварына исәптә торучы эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда минималь хезмәт хакы (12792 сум) түләнә.

- Сезнең коллективта ничә кеше эшли?

- Бездә җаваплы һәм намуслы белгечләр Ильвира Танатарова, Екатерина Белоглазова һәм баш хисапчы Энҗе Мусина эшли.

Безнең районда әлеге хезмәтнең башлангыч чорында Миләүшә Кадыйрова эшләде, 1998 елдан алып 2014 елга кадәр, хәзерге вакытта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләүче Луиза Исхакова Мәшгульлек үзәген җитәкләде.

Мәшгульлек хезмәте үзенең эшләү дәверендә безнең өчен үз нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген исбатлады. Хезмәт итүнең 30 еллыгы алдыннан без коллективны юбилей белән котлыйбыз һәм төрле категория гражданнарны эшкә урнаштыруда алга таба да уңышлар телибез.

Әңгәмәдәш - Азат Мусин

Яңа Чишмәдәге Мәшгульлек үзәге коллективы. Р. Хөснетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев