Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кичә Яңа Чишмәдән Елена Николаева 95 яшьлеген билгеләп үтте

Елена Николаева: «Безне истә тотуларына мин рәхмәтле».

Без аның белән нәкъ биш ел күрешмәдек (аның 90 яшьлек юбилеенда очрашкан идек), Елена Петровна бер дә үзгәрмәгән диярлек: шул ук караш, төпле фикер.
«Дөньясы да ничектер үзгәрде кебек, ә мин үзгәрмәдемме? Юк, миндә дә үзгәрешләр бар. Әйтик, телевизор карарга теләмим: начар хәбәрләрдән йөрәк авырта башлый, ә күңел ачу тапшырулары ул кичерешләрдән арындырмый. Димәк, картаю билгесе сизелә инде», - дип Елена Петровна. 
«Әйе, хәзер инде мин бакчада әллә ниләр майтара алмыйм. Балалар да рөхсәт итми,  шулай булгач миңа аларның җитезлеген күзәтеп, үземнең алар яшендәге чакларымны искә алып утырырга гына кала, - ди юбиляр.
Ул озын-озак итеп сөйләшеп утырмый, кыскасы, аз сүзле, әмма мәгънәле, төпле фикерләр әйтә. Гаиләдә булган яңалыклардан иң мөһиме - 22 оныгына һәм оныкчыгына тагын берсе өстәлгән, 2019 елның ноябрендә туган оныкчыкка Камил дип исем кушканнар.
Озын гомерле кешеләр күптән булган хәлләрне генә яхшы хәтерли һәм бүгенгесен оныталар, диләр. Әмма әлеге аксиома Елена түтигә туры килми. 
 Аның хәтер «лимиты» бетмәгән шул әле. Яхшы хәтер Елена Петровнаның хезмәт елларына бәйле - ул 30 ел «Сельхозхимия» район оешмасында бухгалтер булып эшләгән.  Коллективта аны хезмәт хакын исәпләгәне өчен генә түгел, ә кешелекле, нинди статуста булуларына карамастан, барлык хезмәткәрләр белән дустанә мөнәсәбәттә булганы өчен хөрмәт иткәннәр. 
Елена Петровна (кыз фамилиясе Иванова) Яңа Чишмә мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. Озак еллар аның портреты чыгарылыш сыйныф укучылары арасында «Безнең мәктәпнең горурлыгы» дигән стендта эленеп торды. Игелекле, тыныч, тыйнак кыз. Ул туксан биш яшендә дә шундый ук калган: үзләренең мәктәп һәм хезмәт уңышлары турында сөйләмәде, күбрәк янәшәсендә булган кайгыртучан, үзен игътибарсыз калдырмаган кешеләр турында сөйләде.
«Район хакимияте дә, социаль яклау да мине игътибарсыз калдырмый. Волонтерлар килә, бәйрәмнәргә күчтәнәчләр алып киләләр, ярдәм тәкъдим итәләр. Мин аларга бик тә рәхмәтле, әмма ярдәмчеләрем җитәрлек: кызым Лида, улларым Вячеслав, Евгений, Валерий һәм аларның гаиләләре булышалар һәм мине кайгырталар. Шулай ук күршедә яшәүче сеңелем Нина Петровна да мине күрергә, кирәк икән, халык чаралары ярдәмендә минем сәламәтлегемне кайгырта». 
Елена Петровна, без сезне юбилеегыз белән котлыйбыз һәм янәшәбездә сезнең кебек лаеклы кешеләр яшәвенә горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев