Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Яңа Чишмәдән Наталья Трофимовна Печенкина 90 яшьлеген билгеләп үтә

Ул әнисен белмәгән, 11 яшендә әтисез калган, үги ана белән тәрбияләнгән, әмма аның йөрәге авырлыклардан һәм үпкә-рәнҗештән катмаган.

Наталья Трофимовна Есина (Печенкина) 1930 елның 3 июнендә Рус Чабаксары авылында туа. Бүген ул үзенең юбилеен билгеләп үтә һәм үткән еллар турында хатирәләре белән уртаклаша, бүгенге көн турында сөйли.

- Әни миңа 6 ай булганда вафат була, әти озак та тормый өйләнгән һәм мине үги ана тәрбияләде. Өйдә бик иртә эшли башладым, шуңа күрә беркайчан да эштән курыкмадым. Сугыш башлангач, әтине фронтка алдылар, ул һәлак булды, - дип сөйли Наталья Трофимовна.

Аның алга таба язмышы хәл ителә: сугыш вакытында ук инде Наташаны Чистайга туган апасы үзенә алып китә. Шул рәвешле ул Рус Чабаксары белән хушлаша. Авылны, дусларын, хәтта кырдагы авыр эшен дә сагына.

Шәһәрдәге тормыш татлы булмаса да, мәктәптә укырга һәм һөнәр алырга мөмкинлек бирә. Үсә төшкәч, Наталья туган авылына еш кайта. Чистайда ул Павел белән таныша һәм аның әти-әнисе дә Рус Чабаксарыннан була. Наталья һәм Павел 1950 елда өйләнешәләр һәм өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олысы Надежда 1951 елда туган, Владимир - 1954 елда, ә кечесе Татьяна 1957 елда туа. 1977 елда ире Павел авырап китә һәм вафат була.

Наталья Трофимовна теплоходларны азык-төлек һәм товарлар белән тәэмин итүче кибеттә эшли. Эш авыр булса да, балачактан чыныккан кешеләр авырлыктан курыкмый. Ул бу системада 40 ел эшли. Лаеклы ялга 1990 елда, 60 яшендә китә.

- Мине ялга озатканда җитәкчелек куйган хезмәтләрем өчен рәхмәт белдерде, акчалата премия бирде, - дип искә ала юбиляр.

Яңа Чишмәгә Наталья Трофимовна 1995 елда, кече оныгы Надежда туганнан соң күченә.

- Киявем Александр һәм кызым Татьяна сменалап эшләде, ә мин кечкенә Надяны карадым. Хәзер менә оныгым мине карый. Күзләрем начар күрә, ишетүем дә шәптән түгел. Кызым Татьяна ел ярым элек вафат булды, мин киявем тәрбиясендә калдым.

Кияве Александр Силютин хатынының әнисенең үз вакытында аларның күп балалы гаиләсенә (өч кыз) яхшы ярдәм итүен әйтте. Ә Надя (хәзер инде Киселева, әби белән фотода) әбисенең аларны бәйләргә өйрәтүен искә алды. "Әнием вафатыннан соң әбием Наташадан да якынрак кешем юк, аның белән серләреңне уртаклашырга, киңәш сорарга була. Әби хәзер дә шундый ук игелекле һәм кайгыртучан, улымны ярата», - ди безгә Надежда.

Наталья Трофимовна Печенкинаның өч баласыннан 6 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Оныгы Оля Полякова ял көннәрендә аны еш кына Петропавел Бистәсенә алып китә.

Якыннарын югалтуга карамастан, Наталья Трофимовна язмышына үпкә белдерми, ә туганнары янәшәсендә тыныч картлык кичерүенә сөенә һәм барысына да рәхмәтле.

Бүген Наталья Трофимовна Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән юбилее белән котлау хатлары алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X