Красный Октябрь поселогында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Пелагея Петровна Крутовага 14 октябрьдә 90 яшь тула.
Пелагея әби Рус Волчья авылында туса да, гомере буе диярлек Красный Октябрьдә яши. Ничек итеп 7 чакрым ераклыктагы күрше авыл мәктәбенә укырга йөрүен әле дә хәтерли ул. Аңа 10 яшь булганда, әти- әнисе Красный Октябрьгә күченә. Ул гаиләдә беренче бала була, әнисенә үзеннән кече дүрт баланы тәрбияләшергә булыша. - Ярлы яшәдек, әтиебез бик иртә үлеп китте, - дип искә ала ул.
14 яшеннән колхозга эшкә чыга, сугыш елларында яшүсмерләр бик яшьли эшли башлаганнар. Бераз үсә төшкәч, дус кызлары белән тракторчылар курсын тәмамлый һәм кырда эшли башлый, шулай итеп 1954 елга кадәр тракторда эшли.
Хезмәт юлын "Красный Октябрь" совхозында дуңгыз караучы булып дәвам итә. Килене Тамара (ул хәзер Пелагея әбине карап тора) аның шкафыннан 1952 елда район газетасындагы фотосын тапкан. Рәсемдә матур гына хатын-кыз, язуы бераз саргайган, әлбәттә, әмма мәгънәсенә төшенеп була: "Красный Октябрь" совхозы дуңгыз караучысы П. Крутова 1000 баш дуңгыз симертүгә йөкләмә алды, 581 баш дуңгызны ул үстерде инде, уртача тәүлеклек артымнары 400 грамм тәшкил иткән".
Түләү азрак булса да , намуслы хезмәт куйган ул. Фермага бик иртә килеп, төнлә генә кайткан. Аның кечкенә улы әнисен бөтенләй дә күрмәгән диярлек, ул әбисе белән үскән. 5 ел эшләү дәверендә тәҗрибә туплый һәм аны ветеринария санитары вазыйфасына күчерәләр. Аннан соң ветфельдшер итеп билгелиләр. Һәм совхоз ветеринариясендә 1982 елга кадәр пенсиягә чыкканчы эшли ул.
- Бөтен кулларымны шунда бетердем, дип сөйли, - ди Тамара. Аны вакытлыча гына кабат дуңгыз караучы итеп күчергәннәр, төрле эшләрдә дә эшләгән, кыскасы, хуҗалык кайда күбрәк эшче кулларга мохтаҗ булган, шунда хезмәт куйган.
Поля әбекәй бик тыныч һәм артык ышанучан карчык. - Көйсез түгел, кайчак кешеләр картайган көннәрендә кирегә дә үзгәреп куялар бит, - ди Тамара.
Тамара үзенең ире - Поля әбекәйнең бердәнбер улы Николай белән Красный Октябрьгә күптән түгел генә күчеп кайтканнар, Пермьдәге фатирларын әлегә калдырганнар. Моңа кадәр әбине күрше хатыны карап торган (балалары үтенече буенча), чөнки Тамара 1 төркем инвалид әнисен караган. Поля түти үзе дә кеше ярдәме белән генә йөри, улы белән килене кайтканчы керләрен дә үзе юган, Тамара ярдәмендә өй янындагы эскәмиягә чыгып утыргалый (без килгән көнне Николай берничә көнгә Пермьгә киткән иде). Өе аның җыйнак, бар уңайлыклар да тудырылган, бүлмәсе һәм кухнясы да бик җайлы. Әмма фатир аныкы түгел, файдалануга гына бирелгән, бу турыда Поля әби белми. Фатир өчен ай саен 1400 сум түлисе, әлеге сумманы авария хәлендәге торактан күчергәндә бирелгән компенсациядән ГФЖВ счетыннан исәптән чыгаралар. Моңа чаклы Поля әби күп еллар күп фатирлы йортның түбәсеннән су үткән өске катында яшәгән. - Кайчан кайтсак та, аның өендә бар җирдә дә сулы таз тора иде, чөнки һәрвакыт түшәмнән су тамып торган, - дип сөйли Тамара.
Әмма Поля әби элекке фатирын бик җылы итеп искә ала , анда яхшырак, күңеллерәк иде, ди.
- Кичен йорт янында эскәмиядә утырганнар, күршеләре дә кергәләгән, ә монда күбрәк үзем генә дигән була, - ди Тамара. Әби үзе бик үк яхшы ишетми, ә хәтере шәп, барын да аңлый. Хәзер әби янәшәсендә күбрәк килене һәм улы, ул аны ялгызы гына үстергән.
Пелагея Петровнаның "Хезмәт ветераны" исеме , сугыш елларындагы хезмәте өчен таныклыгы һәм бүләкләре дә бар, тик аның пенсиясе нибары 12 мең сум гына. Димәк, 41 ел куйган хезмәте шул чаклы гына бәяләнгән булып чыгамы?
- Архивта мин берни дә таба алмыйм, - дип борчыла килене. - Бернинди дә документлар юк. Бәлки, алар кайда булса да бардыр, тик берничек тә таба алмыйбыз. Файдалануга биргән (наем) өчен ел ярымга бу фатир өчен 80 мең сум акчаны салдырдылар инде. Күптән түгел фонд вәкиле килгән иде, түләү кабат арткан, инде хәзер 1500 сумнан артык түләргә кирәк. - Без әлегә монда, - дип дәвам итә Тамара, - әмма бер елдан соң аны үзебезгә - Пермьгә алып китәрбез, мөгаен. Без күптән пенсиядә инде, үземнең әнием аркасында аны элегрәк алып китә алмадык, әнием урын өстендә ята иде. Монда исә, әнинең шундый пенсия алып яшәгәнен белмәдем дә. Ирем кайтып килгәч, аның бар да яхшы , ул анда күрше Шура белән, дия иде. Бу юлы монда кайткач, пенсиясен минем алда китерделәр, мин хәйран калдым. Сугыш елларында эшләүчеләр шактый күп ала бит. Миңа аның өчен уңайсыз, аңа ярдәм итәсе килә.
Поля әбекәй исә килене өчен борчыла, аңа кыен, ди, авыр йөк булырга теләми.
- Тракторда күпме эшләдем, ә пенсия - юк, аз, - дип кабатлады әби. - Ярый әле хәзер якыннарым белән: ашаталар, юындыралар, җылы сүзләре белән җылыталар, - ди әбекәй.
Ольга Иванова
Нет комментариев