Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болар бар да аның турында - ул гомере буе кешеләрне дәвалады

Шахмай авылында туып-үскән Әсәдулла Могҗиновка 95 яшь тулды

«Медик һөнәрен сайлаган һәм аңа гомер буе тугры калган Шахмай авылыннан Әсәдулла Хафиз улы Могҗиновка гыйнвар аенда 95 яшь тулды»,- дип яза редакциягә Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина.

Ул 1927 нче елның гыйнварында Шахмай авылында күп балалы гаиләдә беренче бала булып туган. Кечкенәдән үк табиб булырга хыялланган. Канаты сынган кош, чирләгән хайваннар күрсә, тизрәк өйгә алып кайтып, дәваларга  керешкән. Мәктәптә дә тырышып укыган.

Балачак хыялы аны Чистай медицина көллиятенә укырга алып килә. 1945 нче елның 18 нче маенда юллама буенча Яңа Чишмә районы Архангел авылына фельдшер итеп билгеләнә. Бер ел эшләгәч, Чертуш авылына күчерелә. Шул еллардан башлап, ул авылдашларына намуслы хезмәт итә. Авылдашлары аны хәзер дә «Эх, элек Әсәдулла бер укол кадый иде дә, рәтләнеп китә идек»,- дип искә алалар. Чыннан да, Әсәдулла абый, тәүлекнең кайсы вакытында чакырсалар да, йөгереп диярлек ярдәмгә ашыккан. Хәтта хатын - кызларны бәбәйләтергә дә туры килгән аңа. Сызлаган тешләрне дә ала белгән.

Ничек кенә авыр булса да, ул үз эшен яратып, күңел биреп башкарган. Тәвәккәл, эшенә тугры булган авыл табибына күрше авыллардан да  мөрәҗәгать иткәннәр. Намуслы хезмәте өчен бик  күп мактау грамоталары, медальләр белән дә бүләкләнгән Әсәдулла абый.

Аның тормышы төрле сикәлтәләр аша узган. Беренче хатыны Фатыйма апа үлгәч, өч бала белән тол калган. Аларны  карап-тәрбияләп яшәгән. Аннан Рокыя апа белән кушылып, гомер иткәннәр, ике кызлары туган. Ә бер җәйдә өйләре янып көлгә әйләнә. «Бернәрсә дә алып кала алмадык», - дип искә ала кызы Рузалия.

Ләкин безнең Әсәдулла абый тормыш авырлыклары алдында баш ими, алга бара, алай гына да түгел, авылдашларына гомер буе дәва бирә. Мондый фельдешерыбыз белән ничек горурланмыйсың! Дан һәм хөрмәт аңа!

А.П.Чеховның: «Табиб һөнәре - батырлык, ул фидакарьлек, күңел һәм уй-ниятләрнең сафлыгын таләп итә» дигән сүзләре күпләргә таныш. Тормышта безгә әлеге изге һөнәргә ия булган кешеләр белән еш очрашырга туры килә. Мең төрле авыруларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда да өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган табибларыбызны без яратып, «Ак халатлы фәрештәләр» дип тә йөртәбез. Тик бу аклык артында күпме эзләнүләр, йокысыз төннәр, борчылу, күз яшьләре булганын беребез дә белми шул, кайвакытта рәхмәт әйтергә дә онытабыз. Нинди авыр, җаваплы эш бит табиб һөнәре, алар кулында - кеше гомерләре!

Хәзергесе вакытта Әсәдулла  абый кызы Рузалия һәм кияве Илсур тәрбиясендә Яр Чаллы шәһәрендә гомер итә. Ялларда туган йортына  кайткач, капка төбенә сөялеп, үткән гомерләрен искә алырга ярата ул...Ә аның гомере заяга узмаган, чөнки ул кешеләргә бары тик яхшылык кына кылган.

Рәмзия Мусина, Чертуш авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев