Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтен эш антеннада

14 октябрьдә Татарстан Республикасында аналог тапшырулары туктатылачак. 20 федераль канал программасын карауны дәвам итү өчен цифрлы телевидениегә көйләнергә кирәк.


Сез аналог сигналын кабул итәсез, әгәр сездә:
- федераль канал логотибы янында «А» хәрефе булса
-  20 каналдан артык түгел
 - ТВ өчен абонент түләве юк
Сез инде цифрлыны кабул итү өчен DVB-Т2 стандартының махсус приставкасы кирәклеген ишеткәнсездер. Кабул итү антеннасын дөрес сайлау мөһим.
Антенна сайлау
Цифрлы эфир сигналы кабул итү өчен бүлмә яки тышкы антенна кирәк. Әгәр сез телебашня янында яшисез икән, кечкенә генә бүлмә антеннасы да ярый.
Мондый антенна ярдәмендә авылда, дачада һәм башка телебашнялардан ерак урыннарда сыйфатлы сигнал алу җиңел түгел яки бөтенләй мөмкин түгел. Бу урыннар өчен тышкы антенналар яхшырак туры киләчәк. Мондый антенна бинадан тыш –  тәрәзәнең тышкы ягына, балконда урнаштырыла. Кабул итү антеннасын сайлаганда, шулай ук ландшафтны, нинди катта яшәгәнегезне дә исәпкә алырга кирәк. Телебашняга якынрак булган саен, сигналны кабул итү шулкадәр ышанычлырак. Антенналар гади һәм көчәйткеч белән була. Гади антенна телебашнядан ерак булмаган арада кабул итү өчен яраклы. Ул үз тоткарлыкларын һәм тавышны кабул ителгән сигналга кертми. Әмма мондый антенна мөмкинлекләре чикләнгән, әгәр сез телебашнядан ерак торасыз һәм тирә-юньдә җитди тоткарлыклар бар икән (күп катлы йортлар, агачлар), алар җитмәскә мөмкин.
Көчәйткеч белән антенна кабул ителә торган сигналның сыйфатын яхшырта. Алар беренче чиратта авыл җирендә телебашнядан ерак арада сигнал кабул итү өчен яраклы.
Әгәр антенна цифрлы эфир ТВ ны кабул итү өчен генә кирәк булса, дециметрлы (ДМВ) диапазонлы антенна да җитә.
Антеннаны көйләү
Антеннаны җыю тәртибе әйбергә булган инструкциядә яки төргәктә җентекләп язылган. Сатып алганда инструкцияне игътибар белән укыгыз! Антеннаны тәкъдим ителгән урынга урнаштыру һәм  сыйфатлы кабул итү өчен аны телевизорга тоташтыру тәртибенә игътибар итегез. Антеннаны телевизорга DVB-Т2 цифрлы стандартын кабул итә алырлык итеп тоташтырырга кирәк. Әгәр сезнең телевизор 2013 елга чаклы алынган һәм DVB-Т2 не кабул итмәсә, аңа әлеге стандартны кабул итә торган цифрлы приставканы тоташтырырга кирәк. Антенна күп кенә антенналар белән комплектта сатыла торган коаксиаль кабель ярдәмендә телевизор һәм приставкаларга тоташа. Кабельне аерым сатып алырга була. Сатып алган вакытта аның цифрлы телевидениене кабул итү өчен яраклыгын, бары тик бина эчендә генә яки урамда кулланып булу-булмавын ачыкларга кирәк.
Антеннаны уңышлы көйләү өчен аны башняга юнәлтергә кирәк. Әгәр тышкы антенна булса, аны тиешле югарылыкка күтәрергә. Әгәр сезнең интернет бар икән, карта.ртрс.рф. сайтында цифрлы телевидение картасына мөрәҗәгать итәргә була. Анда сезнең төбәктә барлык цифрлы объектлар күрсәтелгән. Аннан өегездән якын арада урнашкан РТРС телебашнясының кайсы якта урнашкан булуын карарга һәм антеннаны шунда җибәрергә мөмкин. Антеннаны кирәкле юнәлешкә җибәрү өчен сервистан файдаланганда компас ярдәм итәчәк.  Шулай ук антеннаны телебашня ягына таба юнәлдерергә кирәк. Кагыйдә буларак, анда күрше йортларның антенналары юнәлдерелгән инде. Шуннан соң каналларның автокөйләгечләрен эшләтеп җибәрергә мөмкин. Әгәр дә Сез региональ каналны карарга телисез икән. Җирле каналны икән, аның нинди диапазонда эшләвен ачыклагыз. Әгәр метрлыда икән, бу очракта антенна “всеволновый” булырга, ягъни МВ да да һәм ДМВ да да сигналны кабул итәргә тиеш.
Сигналны ышанычлы кабул итү зонасы
Төрле торак пунктларда, тапшыргычның егәрлегенә карап, сигналны ышанычлы кабул итүнең  зоналары төрле (сигнал тотрыклы булса, зоналар бернинди кыенлыкларсыз кабул итә). Идеаль шартларда цифрлы сигналны ышанычлы кабул итү зонасының радиуслары уртача алганда (кабул итү антеннасы асылмасының биеклеге – 10 м, тигезлек, телебашняның турыдан-туры күренеп торуы) шундый: 10 Вт-3 км тирәсе; 50 Вт-5 км тирәсе; 100 Вт-15 км чамасы; 500 Вт-25 км чамасы; 1 кВт-30-35 км чамасы; 2 кВт-35-40 км чамасы; 5 кВт-40-50 км чамасы. Сезгә якын тапшыргычның егәрлеген шул ук карта.ртрс.рф.  картасында карарга мөмкин. Үз торак пунктыгызны табыгыз, башня сурәтләренә басыгыз һәм экранда бу мәгълүмат пәйда булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев