«Бу безнең туган җиребез» экологик акциясе
Чуаш Чабаксары мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә экологик акция үткәргәннәр
Балалар мәдәният хезмәткәрләре белән бергә һәйкәл, парк һәм Җиңү аллеясы территориясендә чүп-чарларны җыйганнар. Балачак - шәхесне формалаштыруның башлангыч этабы һәм әлеге акция балаларның экологик культурасын һәм экологик күзаллауларын киңәйтә. Акция барышында алар табигатьне белергә өйрәнәләр, экологик культура күнекмәләрен арттыралар, актив тормыш позициясен формалаштыралар. Акцияләр җәмәгатьчелек арасында яхшы экологик пропаганда булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев