Бу көнне без якынайтырга тырыштык
Яңа Чишмәдәге Чекин урамында, иске булса да, җыйнак кына өйдә тыныч кына, тыйнак кына авыр язмышлы бер хатын-кыз картлыгын кичерә. Тумышы белән яңачишмәле, 86 яшьлек Антонина Макаровна Козлова - Бөек Җиңүне якынайту өчен армый-талмый хезмәт куйган тыл хезмәтчәне. Сугыш елларында шушы кыз бала фронтка киткән ир-атларны алыштырып, колхозда чылбырлы тракторны...
Яңа Чишмәдәге Чекин урамында, иске булса да, җыйнак кына өйдә тыныч кына, тыйнак кына авыр язмышлы бер хатын-кыз картлыгын кичерә.
Тумышы белән яңачишмәле, 86 яшьлек Антонина Макаровна Козлова - Бөек Җиңүне якынайту өчен армый-талмый хезмәт куйган тыл хезмәтчәне. Сугыш елларында шушы кыз бала фронтка киткән ир-атларны алыштырып, колхозда чылбырлы тракторны иярли. Кунакчыл, игелекле, мөлаем әңгәмәдәш Тося түтәй - бик әйбәт кеше. Күпме хәсрәт кичереп, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны үтеп тә ул кешеләргә булган ышанычын, изге күңеллелеген югалтмаган. "Урыс авылларында менә дигән хатын-кызлар яши" дигән сүзләр нәкъ менә аңа туры килә. Сугыш башланганда Тося түтигә нибары 15 яшь була. Массакүләм мобилизация башлана. Күз яшьләре, аерылышу газабы, хатын-кызларның ялгыз калу хәсрәте күңелләрне айкый. Басуларда һәм фермаларда эшнең авыры хатын-кызлар, картлар һәм балалар җилкәсенә төшә.
- "Сугыш" дигән куркыныч сүз бер сәгать эчендә язмышларыбызны үзгәртте дә куйды. Без, балалар, бик тиз олыгаеп калдык. 7 сыйныфта укыганда уку елы уртасында мине һәм тагын берничә кызыбызны тракторчылар курсына укырга җибәрделәр, язын без тракторда эшләргә тиеш идек. Трактор дизель двигательле, чылбырлы ЧТЗ, кабинасы юк иде. Әле дә хәтерлим, баштарак безгә, кызларга, аны кабызырга авыр булды. Сугыш беткәнче, 1945 елның ноябренә чаклы тракторда эшләдем. Җир сөрдек, чәчү чәчтек. Вакыт белән исәпләшмичә, сменалап эшләдек. Анна Матвеевна Поварницына минем кулдашым (напарницам) иде. Сменага (Шахмай якларына да) җәяүләп тәпиләдек, шуңа да иртән иртүк тора идек. Әлбәттә, авыр булды, тик без үзебез турында ничектер уйламадык та. Чөнки бөтен кешегә дә авыр иде. Нәрсә турында уйладык соң? Тизрәк сугыш бетсен, тизрәк җиңү көне җитсен иде, дип теләдек. Без җиңүгә ышандык. Сугыш озак дәвам итте, авылга «кара кәгазь»ләр бик еш килде. Тагы да тырышыбрак эшләргә кирәк иде. Тамак та, йокы да туймады, көне-төне эшләдек, шулай итеп фашистларны җиңү көнен якынайттык. Без ул елларда яшәү мәгънәсен хезмәттә таба идек. Һәр бөртекнең кадерен белдек. Чөнки икмәк җитми иде. Алабута кушып җәймә пешердек, кузгалак һәм башка үләннәр ашадык.
Антонина Макаровнаны тормыш бер дә иркәләмәгән. 37 яшендә өч баласы белән тол калган, колхозда эшләвен дәвам итеп, ялгызы гына балаларын тәрбияләп аякка бастыра. Һәрвакыт намус белән эшләргә тырышкан һәм аның фоторәсеме авыл хезмәтчәннәренең Мактау тактасында булган. Улының фаҗигале төстә үлеме бик күп кайгы китергән. Көче булганда хуҗалыкны да алып барган, ә хәзер өлкән яшьтә, кызы Татьяна тәрбиясендә яши.
-Каян көч аламмы?! Шатлыкны балаларымда, оныкларымда табам, булдыра алганча, аларга кирәкле һәм файдалы булырга тырышам. Башкаларга карап, аларның хәлләре яхшы булса, алар өчен сөенәм, үзем кемгә дә булса булыша алсам, шунысына да шатланам. Миңа карата яхшы мөгамәләдә булган туганнарыма, күршеләремә, авылдашларыма мин бик тә рәхмәтле. Һәм иң мөһиме, яшь буынның үз авылы тарихы белән кызыксынуы, тарихны өйрәнүе, туган авылы иминлеге, үзенең кече ватанының чәчәк атуы хакына гомере буе хезмәт куйган кешеләрне, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен онытмаулары мине тагы да сөендерә.
Елена РОМАНОВА,
Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев