Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Булат Мусин - Татарстан онлайн Сабан туеның абсолют батыры!

Сагындырылган икән көрәш тә, Сабантуйлар да. Беләсезме, пандемия вакытында залны сагынган идек. Хәзер инде мәйданны, Сабантуй мәйданын сагынганны аңладым, - ди Булат.

Бүген Татарстанда Сабантуйлар уза. Быел ул онлайн-форматта гына уза. Ләкин анда хәтта көрәш тә булды. Көрәшнең абсолют батыры исә - Булат Мусин! - Әлбәттә, Сабантуйның көрәш ярышына батырлар күп җыелмаган иде. Сагындырылган икән көрәш тә, Сабантуйлар да. Беләсезме, пандемия вакытында залны сагынган идек. Хәзер инде мәйданны, Сабантуй мәйданын сагынганны аңладым, - дип уртаклашты безнең белән хис-кичерешләрен Булат Мусин. - Тәкәләр дә сагындырылган. Аллага шөкер, башка көрәшчеләрдән аермалы буларак, тәкәсез калмадым. Шул бердәнбер тәкә булырмы инде - белмим дә.
Абсолют батыр исеме өчен Булат адашы - Булат Әхмәдиев белән бил алышкан. Хәерлесе белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X