Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буревестниклылар юлга 400 мең сум планлаштырганнар

Буревестник авыл җирлегендә 2019 елда, ташламалардан файдаланучылардан тыш, һәр балигъ булган кешедән 500әр сум акча җыйганнар. 103,5 мең сум җыелган, республикадан 414 мең сум бирелгән. 2019 елга планнарда Яшьләр урамы буенча юлны норматив хәлгә китерү булган. Аңа акчаларның зур өлешен – 379,9 мең сум тотканнар.


Юлларны ремонтлау һәм карап тотуга, кардан чистартуга 75 мең сум акча куелган, Яңа Чишмәдә яшәүче Виктор Попков белән килешү ел саен төзелә.
Су белән тәэмин итү системасын карап тоту, ремонтлау, су буенча проект-смета документациясен әзерләү буенча эшләр һәм хезмәтләр өчен түләү, каптажны һәм суэтем башняны лицензияләү, су белән тәэмин итү системасына хезмәт күрсәтү буенча хезмәтләргә түләү өчен 25 мең сум акча сарыф ителгән.  Ягулык-майлау материаллары сатып алып, авылны төзекләндерүгә дә (ташландык урыннардан һәм зираттан чүп-чарны чабу һәм чыгару, законсыз чүплекне бетерү) шул кадәр үк күләмдә акча тотылган.
Яшьләр урамы буенча юлны сентябрь аенда ясый башлаганнар (рәсемдә), әмма подрядчы «Спецстройресурс» ҖЧҖ тарафыннан юл эшләнеп бетмәгән( вак таш кына кайтарылган), шуңа күрә түләү башкарылмаган. Халык кар төшкәнче урамны шулай да төзекләндерерләр дип өметләнә.
2020 елда һәр кешедән җыю суммасы элеккечә кала.
2020 елга планнар:
- юлларны кардан чистарту;
- Волчья Бистәсендә су белән тәэмин итү системасын ремонтлау (материал, җиһазлар сатып алу, өзеклекләрне бетерү, торбаларны алыштыру, килешү буенча эш өчен түләү);
- су алу җайланмалары ЗСО урнаштыру (материал сатып алу, килешү буенча эш өчен түләү);
- урамнарны яктырту лампалары, яктырткычлар, махсус җиһазлар сатып алу, урнаштыру, килешү буенча эш өчен түләү;
- Матрос урамына торба салып вак таш җәю (вак таш алу, ташу, җәю, килешү буенча эш өчен түләү).
Мария Остолопова. Программа, әлбәттә, кирәк. Югыйсә, авылда барысы да нинди акчага эшләнәчәк? Акча бирдек, безгә өстәделәр дә әле. Авылда яшәргә теләүчеләрнең яхшы юлда йөрисе килә, нишләп бирмәскә ди әле. Болар барысы да авыл өчен, төзекләндерү өчен кирәк бит. Зиратларга юл саласы, авылда Америка өрәңгесен дә бетерәсе иде әле.
Мария Пономарева. Кирәкле, файдалы программа. Авыл өчен. Зиратта һәм чишмәдә барысын да эшлиләр. Кышын юлларны чистарталар. Урам яктыртылышы белән барысы да әйбәт – күзәтәләр, лампаларны алыштыралар. Авыл халкы өчен иң авыры - юллар. Мәсәлән, Үзәк урамда яхшы юл кирәк. Әлбәттә, бу программага каршы кешеләр дә бар, әмма авыл кешеләренең күбесе аны хуплый.
Ольга ИВАНОВА сорашты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X