Бушлай юридик ярдәм
-
«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2024 елның 11 апрелендә сәгать 11:00дән 13:00гә кадәр Яңа Чишмә муниципаль районы халкына Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 йорт адресы буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасын уздырырга планлаштыра.
Чарада ТР Прокуратурасы, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы, ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, ТР Суд приставлары федераль хезмәте Баш идарәсе, ТР Нотариаль палатасы, ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев