Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел май аенда Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Яңа Чишмәдә Хәтер аллеясы ачылачак

Алексеевск аграр колледжы филиалына каршы утыртылган аллеяда стеналар торгызыла, анда Җиңү яулап кайткан яңачишмәлеләрнең исемнәре язылган 14 мәрмәр такта урнаштырылачак. Исемлеккә 3 меңгә якын батырның исеме кертеләчәк. Аллея уртасында "Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, сезнең алда ихтирам белән баш иябез" дигән язма белән мемориаль стела урнаштырылган. Төзелеш эшләре тәмамлангач, биредә...

Алексеевск аграр колледжы филиалына каршы утыртылган аллеяда стеналар торгызыла, анда Җиңү яулап кайткан яңачишмәлеләрнең исемнәре язылган 14 мәрмәр такта урнаштырылачак. Исемлеккә 3 меңгә якын батырның исеме кертеләчәк. Аллея уртасында "Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, сезнең алда ихтирам белән баш иябез" дигән язма белән мемориаль стела урнаштырылган. Төзелеш эшләре тәмамлангач, биредә эскәмияләр, яктырткычлар куелачак, төзекләндерү эше дә дәвам иттереләчәк. Бу участокта утыртылган үсентеләрне колледж коллективы һәм укучылары карап тора.
-Узган ел стела торгызу 470 мең сумга төште (акчаны республиканың экология фонды бүлеп бирде). -Бу аллея 1,5 миллион сумга төшәчәк, - дип сөйли Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов. -Бу яңачишмәлеләрдә җиңүче якташларыбызга булган рәхмәтнең тагын бер өлеше.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев