Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

бәйрәм алды ярминкәсе

20 декабрьдә район үзәгендә үткән яңа ел алды ярминкәсендә яңачишмәлеләр ит һәм сөт продукцияләре сатып алдылар. Иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә халыкның иң күбе Яңа Чишмә КМС заводы ларегы янына - атланмай сатып алырга җыелды. -Майны тиз арада алып бетерделәр. Болай сорау зур булыр дип көтмәгән дә идек. Үткән ярминкәдә сырны...

20 декабрьдә район үзәгендә үткән яңа ел алды ярминкәсендә яңачишмәлеләр ит һәм сөт продукцияләре сатып алдылар.
Иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә халыкның иң күбе Яңа Чишмә КМС заводы ларегы янына - атланмай сатып алырга җыелды.
-Майны тиз арада алып бетерделәр. Болай сорау зур булыр дип көтмәгән дә идек. Үткән ярминкәдә сырны күпләп сатып алган булсалар, бусында - майны, ике сәгать эчендә бер килограммын 298 сумнан 160 кг май сатылды, - дип сөйләделәр сатучылар Гөлҗиһан Гайнуллина һәм Маргарита Жихарева. -Соңрак та килеп, май бармы, дип сорадылар.
Сәүдә лареклары бәйрәмчә - чыршы ботаклары һәм ялтыравыклар белән бизәлгән иде. Бәйрәмнең төп атрибуты - ылыслы агачларга да сорау зур булды, алар белән сату итү иртәрәк, ике урында башланды. Аксубай һәм Зәй урман хуҗалыкларыннан алып килгән чыршыларны 250-300 сумнан сатып алырга мөмкин иде.
-Иң матуры - 350 сум! - дип шаяртып әйтте сатучы.
Халык бәйрәм табынына, әлбәттә, ит сатып алырга тырышты. Шунысы сөендерә, ит байтак иде. Сыер итенең бәясе 230-250 сум, дуңгыз ите - 250 сумнан.
-Соңгы ярминкәләр белән чагыштырганда, бүгенгесендә иң зур выручка. 5 дуңгыз түшкәсе һәм 250 кг сыер ите саттык, - диде эшмәкәр Надежда Никитина.
Сатучы Әлфия Гыйльметдинова да канәгать - киштәләрдә ит беткән, бары сыер башы гына калган иде.
Яңа елда эченә алма тутырган каз түшкәсе пешерүдән кем генә читтә калыр икән.
-10 каз түшкәсе алып килгән идем. "Эх" дигәнче алып бетерделәр, - ди Чаллы Башыннан шәхси йорт хуҗасы.
Район үзәгендә яшәүче Шоира Хомробаева да казлар үстергән: - 15 каз алып килгән идем, менә икесе генә калды инде. Боларын да алырлар дим.
-Ә мин ярминкәдә һәрвакыт казның эч-башларын сатып алам, - диде янәшәдә генә басып торучы Роза Бусел.- Ул бик тәмле! Сезгә дә киңәш итәм.
Балык сатылучы прилавкалар да һәркемне үзенә җәлеп итәрлек иде. Чуртан, сазан һәм кәрәкә кебек Кама балыкларын сатып алучылар байтак булды.
-Үткән ярминкәдә дә тазә балык сатып алырга теләгән идем. Килограммы 90 сумнан начар түгел инде, - диде сатып алган балыгын сумкасына салучы бер әби. Аның артыннан икенчесе уха пешерү өчен килограммын 50 сумнан алабуга балыгы сатып алды.
Авыллардан бал, балан, яшелчәләр, өйдә әзерләгән сөт продукцияләре алып килгәннәр.
- Килограммын 20 сумнан суганны сатып алып бетерделәр. 15 сумнан - кәбестә, кишер дә алдылар, - диләр Черемухово авыл җирлеге палаткасында сату итүчеләр.
-Без эремчекне 200 граммлы итеп үлчәп төргән идек. Сәгать 10 га 30 сумнан 18 пакет эремчек, 40 сумнан "литр ярымлы" ике савыт сөт саттык, - диделәр Красный Октябрьдән килүчеләр.
Кышкы ярминкәдә киез итекләр дә байтак иде.
-Алалар алуын, тик сату бик сүлпән бара, һава температурасы нуль тирәсе генә бит, - диләр шулар белән өч урында сату итүчеләр. "Алдагы суыкларга!" дип, алдан кайгыртучылары киез итекләрне сатып алгалыйлар үзе.
"Чишмә" балалар бакчасы, Яңа Чишмә урта мәктәбе һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре күпсанлы кунаклар өчен коймаклар пешергәннәр, кайнар чәй һәм тәм-томнар әзерләп, өч палаткада шулар белән сыйладылар.
Үткән ярминкәдәге кебек үк, "Радуга" кибетенең камыр ризыклары да сатып алучылар игътибарыннан читтә калмады.
- Ниләр сатып алдыгыз? Сез барысыннан да канәгатьме? - дип сорадык без халыктан.
-Май, сөт, бавыр сатып алдым. Әлбәттә, канәгать. Барысы да бар: ите, сөте, дигәндәй. Кибеттәгеләр бит туңдырылганнар гына, - диде Мария Романова.
-Суыткычта үткән ярминкәдә сатып алган ит күп булса да, бер кисәк ит алмый булдыра алмыйм, - дип өстәде Любовь Яснопольская.
Һәм, әлбәттә инде, барысына да күңелле булсын дип хезмәт куйган Мәдәният йортлары артистларының җыр-биюләреннән башка ярминкә кызык булмас иде. Алардан башка аны күз алдына да китерәсе килми.
Җаның теләгән нәрсәләр, бигрәк тә якынлашып килгән бәйрәмнәрне көткәндә, кирәкле продуктлар булганда гына ярминкә яхшы бит ул.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев