Бәйрәм фаҗигагә әйләнмәсен өчен
Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникуллар вакытында массакүләм чаралар үткәндә, транспортта йөргәндә һәм көнкүрештә уяу һәм сак булырга кирәк.
Җәмәгать урынында (урамда, подъездда, кибеттә) онытылган һәм хуҗасыз әйберләрне күреп, аңа күз салырга һәм эчендәге әйберне карарга маташмагыз, кагылмагыз, ачмагыз, аяк белән тибеп җибәрмәгез – анда шартлаткыч җайланма булырга мөмкин. Полиция, сак хезмәтенә яки гадәти гражданнарга мөрәҗәгать итегез, узып баручылар мөмкин кадәр ерактанрак үтеп китсен өчен, оператив-тикшерү төркеме килүен көтегез, сезнең мөһим шаһит булуыгызны онытмагыз.
Кешеләр күпләп җыела торган урында уяу булыгыз, кешеләр төркеменнән читтә торыгыз; үз – үзләрен сак тотучы, яисә киресенчә-үзләренә артык игътибар җәлеп итүче шикле кешеләргә игътибар итегез; читкә китеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып баскан транспорт чараларының теркәлү номерларын язып алыгыз, бу автомобильләрдән капчыклардагы, тартмаларда, төргәкләрдәге йөкләрне төяп-бушатучы затларның билгеләрен истә калдырырга тырышыгыз; иҗтимагый чаралар үткәргәндә тәртипсезлекләр килеп чыккан очракта, паникага бирелмәгез, тыныч кына вакыйга урынын ташлап китегез; әгәр кинәт куркынычсызлык һәм хокук саклау органнары көчләрен активлаштыру башланса, бер генә очракта да кызыксынучанлык күрсәтмәгез, каршы якка китегез, әмма чабып түгел, чөнки сезне тәртип бозучы дип уйлаулары бар, шул ук вакытта полиция хезмәткәрләренең таләпләрен берсүзсез үтәгез, беренче мөмкинлек булганда ук вакыйга урынын ташлап китегез.
Барлык шикле предметлар, кешеләр һәм вакыйгалар турында кичекмәстән 2-21-54 телефоны буенча Яңа Чишмә муниципаль районы бердәм дежур диспетчер хезмәтенә - «ЕДДС» ка, 2-26-73 яки 2-27-66 телефоны буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлегенең кизү тору частенә хәбәр итегез, яисә 01, 02, 112 телефоннарына шалтыратыгыз.
Исегездә тотыгыз! Күрсәтелгән кагыйдәләрне үтәү сезгә гомерегезне һәм сәламәтлегегезне сакларга ярдәм итәчәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев