Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

бәйрәм күңелле узды

7 июньдә Яңа Чишмәдә милли бәйрәм - Сабан туе гөрләде. Ел саен үткәрелә торган бәйрәм гүзәл табигатьле Попов почмагында узды - бәйрәмгә байтак кына кунаклар килгән, район халкы җыелган иде. Район Сабан туен оештыручылар аны үткәрү урынын шәп әзерләгәннәр. Сабантуй мәйданы үткән елларга караганда да матуррак бизәлгән, яңа сәламләү әләмнәре...

7 июньдә Яңа Чишмәдә милли бәйрәм - Сабан туе гөрләде. Ел саен үткәрелә торган бәйрәм гүзәл табигатьле Попов почмагында узды - бәйрәмгә байтак кына кунаклар килгән, район халкы җыелган иде.
Район Сабан туен оештыручылар аны үткәрү урынын шәп әзерләгәннәр. Сабантуй мәйданы үткән елларга караганда да матуррак бизәлгән, яңа сәламләү әләмнәре урнаштырылган иде.
Бәйрәм алдыннан мәйданда яңачишмәлеләр һәм күп санлы кунаклар каршында бәйрәм киемнәре (матур костюмнар) кигән балалар чыгыш ясадылар. Беркемне дә битараф калдырмаган сәхнәләштерелгән тамашалар уйналды. Сабантуй әләмен күтәрү хокукы районның алдынгы механизаторы "Козлова М.И." КФХ-нан Михаил Кряжовка һәм хезмәт ветераннары, 1984 елда Сабантуй әләмен күтәргән - район үзәге кешеләре Антонина Мельникова белән Николай Филипповскийга бирелде.
Район Сабан туе кунаклары арасында ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Мөхәммәтвәли Хөснетдинов һәм Шамил Яһудин, 1993-1998 нче елларда район башлыгы булып эшләгән Николай Владимиров, якташыбыз, Монреальдә (1976 ел) Олимпия уеннарында фехтование буенча чемпион Валентина Никонова, Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәреннән татар диаспорасы вәкиле Феликс Җамалиев (13 июньдә Домодедово Сабан туенда безнең район да катнаша),
(Ахыры 2 биттә)
шулай ук район башлыгы исеменнән чакырылган, районның мәртәбәле кешеләре - элеккеге җитәкчеләр, хуҗалык, оешма белгечләре, хезмәт ветераннары бар иде.
Бәйрәмне район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде. Сабантуй бәйрәменең чын халык бәйрәменә әверелүен, мәдәниятыбызны баетуга булышлык күрсәтүен билгеләп үтеп, Вячеслав Козлов җыелган халыкка ныклы исәнлек, бәхет, иминлек, рух күтәренкелеге теләде. Район башлыгы районның алдынгы механизаторлары һәм терлекчеләренә аеруча рәхмәт белдерде, алар Михаил Кряжов, "Скоков Н.А." КФХ-дан Сергей Ушаков, "Игенче" ҖЧҖ-дән Александр Сидоров, "Козлова М.И." КФХ -дан Любовь Зубатова, "Кулон" а/ф-дан Татьяна Абрамова, "Яңа Чишмә" а/ф-дан Дания Зәйнуллина һәм башкалар. Ул кырларда һәм фермаларда тир түгеп хезмәт куючы авыл хезмәтчәннәренә, пенсионерларга һәм студентларга, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, балаларыбызны дәвалаучыларга, белем бирүчеләргә, тәрбияләүчеләргә, безнең иминлегебез сагында торучыларга, нефть чыгаруда, бизнеста, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре ирештерде. Вячеслав Козлов химаячеләргә һәм Сабантуй бәйрәмен оештыручыларга да рәхмәт белдерде.
Барлык яңачишмәлеләрне һәм район кунакларын Татарстан Президенты исеменнән Сәрия Сабурская котлады.
Николай Владимиров Татарстан халыклары Ассамблеясе исеменнән котлау ирештергәннән соң, Чуаш Чабаксарыннан "Илем" халык ансамбленә видеокамера тапшырды. Аннан Сабантуй мәйданында авыл хуҗалыгы алдынгыларын, башка тармакларда эшләүче иң яхшы һөнәр ияләрен хөрмәтләделәр. Иң күп сөт тапшыручыларга саву аппаратлары тапшырылды. Аграр колледж студенты Николай Поляков мотоциклга ия булды, икенчел чимал җыю буенча актив эш алып барган өч кешегә велосипедлар тапшырылды.
Район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Вячеслав Козлов партиянең Татарстан региональ бүлеге исеменнән җирле Советка депутатлыкка кандидат сайлау буенча алдан партия эчендә тавыш бирүне оештыру һәм үткәрүгә өлеш керткән өчен Архангел АҖ башлыгы, Архангел башлангыч бүлекчәсе секретаре Нина Сердюкка спорт инвентаре алуга сертификат тапшырды.
Сабан туен оештыруда "Президент белән бергә" хәрәкәтенең җирле бүлеге актив катнашты, ул "Спортлы Татарстан" дип исемләнгән үз мәйданчыгын оештырды. Байтак кеше ГТО нормасын тапшыруга үз көчләрен сынап карады, иң активлары грамоталар һәм призларга ия булдылар. Район башлыгы Вячеслав Козлов белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов та читтә калмадылар. Алар тамашачылар алкышлавы астында ГТО нормасын тапшырдылар. "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, аңа ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Татарстан бүгенгесе көндә Рәсәйнең спорт башкаласы, аңа Рәсәйдә генә түгел, дөньякүләм эре спорт чараларын үткәрүне ышанып тапшыралар. Быелгысы җәйдә спортның су төрләре буенча грандиоз дөнья чемпионаты узачак, ә 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья чемпионаты этабын кабул итәчәк.
Алдынгыларны хөрмәтләгәннән соң ат чабышлары һәм юртаклар узышы башлануын игълан иттеләр, күпләр шуны күзәтергә ашыкты. Казан ипподромы хезмәткәре Наталья Цыганова ат чабышлары барышына оста итеп аңлатма биреп торды.
Юртаклар узышында 30 га якын юртак (хәтта Киров өлкәсеннән һәм республиканың төрле районнарыннан да килгәннәр, ә безнең район данын "Скоков Н.А.", "Порецкий С.Н." һәм "Архангельское" КФХ-лар яклады). Барлыгы 7 заезд булды, ә менә абсолют чемпион Кубогын "Скоков Н.А." КФХ-дан Фагыйль Халиков отты ("Дузарь" юртагында).
Менге атлар чабышында Аксубайдан Андрей Майоров ("Вертель") һәм Горшководан Айнур Госсаметдинов ("Фрики") җиңү яуладылар.
Призлы урыннарны яулаучыларның барысы да район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов кулыннан саллы гына акчалата призлар алдылар.
Сабантуй һавасы җәйге кафелардан бөркелгән тәмле исләр белән тулган иде. Көн бик үк эссе булмады, ягъни мондый һава торышы катнашучылар арасында да, тамашачыларның да активлыгын арттырды гына.
Авыш баганага тәкәне бәйләп куйганчы ук кандидатлар тезелешеп баскан иде инде. Ә тәкә исә тыныч кына басып тормады. Әмма, шуңа да карамастан, Яңа Чишмәдән ел саен Сабантуйда җиңүче Рәфис Якупов исә фәкать үзе генә белгәнчә, беренче омтылыштан ук җиңүгә иреште.
Капчык белән сугышырга теләүчеләр дә байтак иде, бигрәк тә яшьләр арасында, катыктан акча эзләүдә дә яшьләр теләп катнаштылар. Су тутырылган чанга кереп, кул белән балык тотуда 10-13 яшьлек малайлар гына кыюлык күрсәтте. Кемдер берничә балыкны берьюлы тота алды. Ә бүләкләр исә янәшәдә генә иде - теләгәнеңне сайлап кына аласы. Бу вакытларда мәйданда капчык киеп йөгерүгә бала-чагаларның озын чираты хасил булган иде.
-Үткән елларда әлеге конкурсларга мин балаларны җәлеп итеп, үгетләп йөргән булсам, үткән елдан башлап һәм хәзер бернинди дә үгетләү кирәк түгел - уеннарны әйтеп кенә өлгер! Афәрин, балалар! - дип үз күзәтүләре белән уртаклашты БЯСМ тренеры Дмитрий Подопрелов.
-Мин 8 приз оттым, ә дустым Чулпан - җидене, - дип хозурланып сөйләп китте Зирекледән мәктәп укучысы Әдилә Нуриева һәм саный башлады: - Чүлмәк ватуда, капчык киеп йөгерүдә, көянтәгә элгән сулы чиләкләр белән йөгерүдә, кашыкка йомырка куеп йөгерүдә, әле тагын таяк тартуда да. Яңа Чишмәдәге Сабан туенда дүртенче тапкыр катнашабыз, ә быел кызыграк, уеннар да күбрәк булды.
Гер спортында, гадәттәгечә, БЯСМ тренеры Ринат Гатинда шөгыльләнүчеләргә тиңнәр булмады, алар арасында республика, Россия һәм, хәтта, дөнья чемпионнары да бар, ә алар белән ярышу җиңел түгел. Авыр үлчәүле спортчы - гер күтәрүче, ветеран Александр Попков кабат җиңүче, аңа 9 июньдә 60 яшь тулган.
Верхолаз буенча белгеч Рамил Халиковка (Акъярдан) хәтта көчле җил дә комачауламады, беренче омтылудан ук туры баганадан әтәчне эләктерде. Чөнки ул авыл һәм район Сабантуйларында бу төр ярышта берничә тапкыр җиңү яулаган кеше. Яңа Чишмәдән Илнар Нуретдинов (БЯСМ-дә шөгыльләнүче) эченә "Сезгә төп приз - термо-чәйнек эләкте" дигән язу тыгылган кроссовканы алып төште, хатын-кызлар исә багана очында эленгән урын-җир комплекты һәм одеяло өчен тырышып карадылар, тик барысы да уңышсыз төгәлләнде.
Кул көрәштерү - армрестлингта да "кызу" иде, монда беркайчан да катнашучылар аз булмый, кайчакларда бу төр ярышны аркан тартышу белән чагыштырырга мөмкин. Аркан тартышу да бик күңелле булды.
Чаллы Башыннан 89 яшьлек Хашия әби Габделвәлиева Сабан туенда егерме ел булмаган икән. Быел исә таякка таянып, көч-хәл белән генә булса да бабае белән Сабан туена килергә уйлаган.
-Өйдә нишләп утырмак кирәк, бәйрәм бит. Саф һава, чәчәкләр, яшел тугайлык, кешеләрнең кәефләре күтәренке, - диде ул. -Җырлаулары, биюләре ошады. Үземнең чиләк-көянтә күтәреп йөгергәнем исемә төште.
Яңа Чишмәдән Ландыш Гафиятуллина, эштә булу сәбәпле, дүрт ел Сабан туена чыга алмаган булган.
-Быел махсус ял алдым, бәйрәмдә буласы килде, мин бик канәгать, - диде ул.
Хезмәт ветераны, Ленино авылының авыл Советы рәисе Валентина Лаврова Сабан туена ел да килә икән. -Миңа мәртәбәле кунак сыйфатында чакыру билеты бирәләр. Әлегә сәламәтлегем булганда, киләм, билгеле. Мине биредә әйбәт каршылыйлар. Бик рәхәт, бик күңелле! - ди ул.
Район үзәгеннән Светлана Шерстобитова Сабан туена дус кызы белән килгән. -Рәсми өлеше бик ошады. Әләм күтәрүләре дә, балалар чыгышы да, ди ул. -Бар да оешкан төстә, матур булды. Сыйландык, ат чабышларын карадык, хәзер вак-төяк ярышларны күзәтәбез. Кыскасы, рәхәтләнеп ял итәбез.
Сабан туе гөр килде, бәйрәмчә, матур итеп киенгән кешеләрнең кайберсе килүгә үк мәйдан тирәсеннән үзенә җайлы урын алып калырга тырышты, кемнедер шашлык, пәрәмәч исе кызыктырды. Бала-чага, сәүдә рәтләренә исе китми, аттракционнарга ыргылды: быел алар күбрәк иде. Балалар һәркайсында булырга тырыштылар. Бәяләре, әлбәттә, югарырак (100 әр сум) - күп ата- ана аны күтәрә алмый, шуңа да андыйларны бушлай оештырылган, өстәвенә приз да бирелүче күңел ачу чаралары "үз итте". Социаль, мәдәният, мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләрен балалар уратып алды, алар исә балалар өчен төрле конкурслар, уеннар оештырып, барысына да өлгерергә , призлар һәм бүләкләр тапшырырга тырыштылар. Тиз арада әмәлләнгән сәхнәләрдә районның иң әйбәт коллективлары чыгыш ясадылар. Аларның репертуары да төрле иде: өч телдә - татарча, чуашча һәм урысча башкарылган җырлар кешеләрне җәлеп итте. Яшьләр, әйтик, Яңа Иванаеводан "Братья" ВИА чыгышын бик теләп тыңладылар. Эквадор артистлары чыгышы исә төрле яшьтәге тамашачыны тартты. Яңачишмәлеләр беренче мәртәбә латин америкасы стилендә тере музыка ишеттеләр.
Мавыгулар, күңел ачулар бер ягада торсын, әбәт расписание буенча, ихаталарга күчик. Менә алар - безнең танылган урыс, татар, чуаш ихаталары. Алар кунакларны ачык ишекләре белән беренче ел гына каршыламыйлар. Елдан-ел өстәлләрендә муллык арта. Хуш ис аңкытып торган коймаклары, бөккәннәре, кабак эчендә пешерелгән ботка, чәй белән алар дусларын сыйлыйлар. Ниһаять, аттракционнар да бушап, сәүдә рәтләре сирәгәеп калды - халык бәйрәм билетлары уйнатылган җиргә тупланды, биредә төп приз - телевизор иде. Бәхет "Радуга" кибете сатучысы, яңачишмәле Надежда Смекалинага елмайды.
-Сез отышка канәгатьме?
-Әлбәттә! Зур булмаса да, ул төп приз бит, - дип күңелле елмайды бәхеттән Надежда. Хәер, лотерея уйнату отышлы булганга, катнашучылар бар да канәгать калганнардыр.Уеннар һәм аттракционнар белән бер үк вакытта көрәшчеләр келәмендә милли көрәш буенча бил алышлар башланды. Кагыйдә буларак, көрәшне балалар башлап җибәрде, алар биш авырлык категориясендә көч сынашты.
Аннан соң өлкәннәр арасында көрәш башланды. Бил алышулар 4 сәгать буена дәвам итте.
Балалар арасында 35 кг-га чаклы авырлыкта 1 урынны район үзәгеннән Рәмзис Сәлахов яулады, 2 урында Акъярдан Айзат Галимов, 3 урында Тубылгы Таудан Рифнур Әбдрәфыйков булды; 45 кг-га чаклы авырлыкта Акъярдан Ранис Шәйхетдинов 1 урында, Горшководан Илдус Шәйхиев - 2 нче, Яңа Чишмәдән Вагыйз Нурхамәтов 3 урында; 55 кг-га чаклы авырлыкта 1 урында Акъярдан Динар Шәйхетдинов, Акбүредән Рәфис Нуриев - 2 нче, Шахмайдан Ранис Баһауетдинов - 3 урында, 65 кг-га чаклы авырлыкта Чертуштан Риназ Абдуллинага тиңнәр булмады, 2 урында Илгизәр Саримов, Илназ Хәлилов - 3 урында (икесе дә Тубылгы Таудан); 65 кг-нан югарырак авырлыкта пьедесталны акъярлылар биләп алды: Линар Шәмсетдинов - беренче, Рөстәм Халиков - икенче, Илфат Гыйрфанов өченче урында (акъярлыларның уңышлы чыгыш ясаулары тренерлары Илгизәр Гайнуллин аркасында). Балалар арасында Линар Шәмсетдинов абсолют батыр булды һәм аның җилкәсенә Сабантуйның традицион призын - тәкә салдылар.
Кунаклар арасында Түбән Камадан Артем Большаков җиңүче булды, икенче урында Азнакайдан Илназ Таҗетдинов, өченче урында Чистайдан Никита Жирнов.
Ветераннар арасында район Сабан туенда биш тапкыр батыр калган Акъярдан Илгизәр Гайнуллин җиңде, икенче урында Чертуштан Равил Гыймадиев, өченче - Тубылгы Таудан байтак кына республика ярышлары призерлары, шулай ук гер спорты буенча дөнья чемпионкасы тәрбиячесе Ринат Гатин.
Сабантуйның абсолют батырын ачыклау берничә сәгатькә сузылды. 65 кг-га чаклы авырлыкта Әдәмсәдән Раил Гибадуллин җиңде, икенче урында Акъярдан Айнур Әхмәтвәлиев, өченче урында Шахмайдан Динар Миннебаев; 75 кг-га чаклы авырлыкта Акъярдан Илмир Гайнуллин җиңеп чыкты, икенче - Әдәмсәдән Илшат Хәкимов, өченче - Зирекледән Илфат Садыйков; 85 кг-га чаклы авырлыкта Чаллы Башыннан Ришат Мөхәммәтҗанов җиңү яулады, икенче урында Тубылгы Таудан Рәдиф Хәлилов, өченче - Акъярдан Илфат Гыйрфанов; 85 кг-нан югарырак авырлыкта Зирекледән Илдар Сафиуллин җиңде (Зирекле Сабан туе (2015) батыры), икенче урында Шахмайдан Динар Гатиятов, өченче - район үзәгеннән Илнур Госсаметдинов.
Быел Сабантуйның баш батыры Зирекледән Илдар Сафиуллин булды, ул республика ярышларында ике тапкыр чемпион булган. Аның җилкәсенә традицион приз - тәкә салдылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов җиңүчеләрне котлап, аларга акчалата призлар тапшырдылар (абсолют батырларга өстәмә призлар - 30 мең сум, балалар арасында - 5 мең сум).
2015 ел Сабан туе менә шулай оешкан төстә үтте, халык көн буена күңел ачты, рәхәтләнеп ял итте. Игенчеләрнең киеренке эш чоры - азык хәзерләү вакыты җитте, хәзер җәмәгать терлекләрен һәм шәхси йортлардагы терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен бар көчне дә эшкә җигәргә кирәк.
Азат МУСИН,
Ольга ИВАНОВА
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев