Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бюджет үтәлеше-йөз проценттан артык

Узган атнада районның 2019 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Анда структур бүлекчәләр, бюджет оешмалары һәм предприятиеләр җитәкчеләреннән тыш, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре дә катнашты. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Көн тәртибендә узган елда  район бюджетының үтәлеше иде. Башта электрон документлар әйләнеше, гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм социаль челтәрләрдә район проблемалары турында фикер алышу буенча мәгълүмат белән таныштылар. Социаль челтәрләрдә мондый актуаль мониторингны авыл җирлекләре буенча, мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен аерым, ата-аналар белән эшләү буенча үткәрергә кирәк, дип билгеләп үтте район башлыгы.
2019 елда район бюджеты 101,2 процентка үтәлгән, үз керемнәре буенча план - 105 процентка. Салымнарның барлык төрләре буенча да (транспорт салымыннан тыш) планнар арттырып үтәлгән (96, 2 процент). Чыгымнар 98 процентка башкарылган. Авыл җирлекләре һәм бюджет учреждениеләре бюджетларының керем һәм чыгым өлеше җентекләп анализланды-барлык бюджетлар да үтәлгән. Файдаланылмаган акчаларның ирекле резервы - 2 млн. сум тирәсе - РФ Президентының «май указлары»н үтәүгә тотылачак. Мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында финанс-хуҗалык эшчәнлегенә аерым анализ ясалды. Файдаланылмаган акча табылган белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләренә бюджет лимитларының чыгымын җентекләп контрольдә тотарга тәкъдим ителде. Киңәшмәдә шулай ук мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануны оештыру турында да фикер алыштылар. 2019 елда бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында отчет белән Черемухово урта мәктәбе директоры Валентина Курбатова һәм Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякиналар чыгыш ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев