Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чаллы Башы мәдәният йортында иҗат кичәсе

Чаллы Башы мәдәният йортында Шакирова Разыя Низам кызына 75 яшь тулу уңаеннан - аның юбилеена багышланган «Ижат кичәсе»н оештырганнар.

Әлеге чара хакында Чаллы Башы авылы мәдәният йорты мөдире Илсөяр Дәүләтшина хәбәр итә. 

— Кичәдә Яңа Чишмә жирлеге башлыгының социаль эшләр буенча урынбасары Александр Леонидович Еронтьев, Шахмай авылы җирлеге башлыгы Илалова Наилә Минвафа кызы, туганнары, күршеләре, хезмәттәшләре катнашты һәм кайнар котлады.

Чаллы Башы мәдәният йортында Шакирова Разыя Низам кызының 75 еллык юбилеена багышланган

Чаллы Башы мәдәният йортында Шакирова Разыя Низам кызының 75 еллык юбилеена багышланган

Разыя апа җырлы- моңлы гомер юлында 36 ел савымчы булып эшли. Эшләгән вакытта аны сыер сөзә һәм Разыя апа травма алган була. Ул жырларга ярата, 10 яшеннән бирле сәхнәдә жырлый. Бүген дә яраткан тамашачысына бик күп жырларын бүләк итте.

Бүгенгесе көндә Разыя Низам кызы «Талир тәңкә» ансамбленең алыштыргысыз солисты, ул мөнәҗәтләрне дә бик оста башкара.
Киләчәктә дә аңа иҗади уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев