«Чатыр тауда жыен»: милли моңнар һәм күңелле бәйрәм
11 июль көнне Азнакай районында, Татарстанның иң биек ноктасы – Чатыр тау итәгендә, традицион төрки халыклар иҗатының «Чатыр тауда жыен» дип аталган мәдәни бәйрәме гөрләп узды.
Ел саен оештырыла торган бу фестиваль быел да йөзләгән кунакны, сәнгать осталарын һәм фольклор сөючеләрне бер аланга җыйды.
Татарстанның төрле почмакларыннан килгән иҗат төркемнәре Чатыр тау битләрендә үз сәнгатьләрен күрсәттеләр. Фестивальдә Азнакай, Әлмәт, Актаныш, Әтнә, Арча, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы шәһәреннән фольклор ансамбльләре, бию коллективлары, соло-инструменталистлар чыгыш ясады. Республикабыздан тыш, фестивальгә Башкортстаннан, Ырынбур һәм Самара өлкәләреннән дә кунаклар килгән иде.
Аеруча истәлекле мизгел булды: безнең «Ак калфак» халык ансамбле башкарган «Саубуллашу» җырын тамашачы бергә кушылып җырлады һәм артистларны алкышларга күмде.
Барлык катнашучыларга һәм артистларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез, аларга гаиләләрендә, эшләрендә һәм иҗатта уңышлар телибез! Фестиваль тагын бер тапкыр күрсәтте: халкыбызның мәдәни мирасы – безнең уртак байлыгыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев