Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чертушта – күркәм бәйрәм

2024 ел - Гаилә елы. Шул уңайдан Чертуш авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Минем урам-минем гаиләм» исемле урам бәйрәме уздырганнар.

Бу хакта редакциягә Чертуш авыл клубы мөдире Рәмзия Мусина хәбәр итә.

-Чертуш авылындагы Яшьләр урамына  1990 нчы елларда нигез салына. Ул чорда авылда калган яшьләргә торак бирелә. Менә утыз елдан артык бу урамда күршеләр бер-берсе белән дус һәм тату яшиләр, авыр  вакытларында бер-берсенә ярдәм итәләр, шатлыкларын бергә уртаклашалар.

Чертушта – күркәм бәйрәм

"Минем урам - минем гаиләм" бәйрәменә олылар белән бергә балалар, оныклар да килгән иде. Бергәләп уйнап-җырлап күңел ачтык. Авыл китапханәчесе Нәзирә Хөснетдинова авылдашларга кызыклы уеннар әзерләгән иде. Балаларга халкыбызның милли уеннарын уйнаттык, ир-егетләрнең җитезлеген  сынадык, апаларыбызның өлгерлеген күрдек. Бик кызыклы лоторея уены да катнашучыларның күңеленә хуш килде. Призлары да бик саллы иде бит.  

Бәйрәмебезне матур жырлар белән Чаллы Башы авылыннан Ринат Миннебаев бизәде. Баянга кушылып ир-егетләребез башкаруындагы, "Эх, сез матур кызлар "җыры бәйрәмне тагын да бизәп җибәрде.

Тәмле пылау пешереп килгән Абдуллиннар гаиләсенә, хуш исле шашлыклар пешергән, әлеге бәйрәмне оештыруда зур өлеш керткән Сабировлар һәм Миннебаевлар гаиләсенә дә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Юкка гына, күрше хакы, тәңре хакы, димәгәннәр бит борынгылар. Күршеләр белән дус һәм тату яшәү - ул авылның бизәге, күрке булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев