Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чабаксар авыл җирлегендә барысы да тыныч

    Чабаксар авыл җирлегендә терроризм һәм экстремизмга каршы тору буенча чаралар үткәрелә.

    Чабаксар авыл җирлеге администрациясе, җәмәгатьчелек, полициянең участок уполномоченные, ирекле халык дружинасы белән берлектә, АҖ территориясендә терроризм һәм экстремистлык күренешләрен кисәтү буенча аерым эш алып бара.

    Ай саен авыл җирлеге торак секторында террорчылык һәм экстремистлык эшчәнлеген кисәтү максатыннан тикшерүләр (хуҗасыз торак һәм автотранспортны, аларның кемнеке булуын, шулай ук пропискасыз яшәүче затларны ачыклау) үткәрелә.

    Актив рәвештә тәрбия, пропаганда эшләре алып барыла, АҖнең мәгълүмат стендларында, фермада һәм МТПда терроризм һәм экстремистлык эшчәнлеген кисәтүгә, уяулыкны арттыруга юнәлдерелгән белешмәлекләр һәм материаллар урнаштырылган.

    Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында патриотизмны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук аларның игътибарын рухи кыйммәтләргә юнәлдерү эше алып барыла, АМЙда кызыксыну буенча төрле түгәрәкләр, Чуаш Чабаксары  мәктәбендә спорт түгәрәкләре, спорт секцияләре эшли.

    Авыл җирлеге территориясендә буш йортларның барысы да (алар өчәү) исәпкә алынган, АҖ территориясендә буш торган җитештерү биналары юк.

    Торак урыннарын вакытлыча яшәп тору өчен тапшырган яки аларны саткан затлар  һәм торак урыннарында гражданнарның теркәлмичә яшәү фактлары да даими рәвештә ачыклана.

    Авыл җирлегендәге җыеннарда җирлек башлыгының терроризм һәм экстремистлыкны профилактикалау буенча чыгышлары оештырылган. Халык күпләп катнашкан бәйрәм, мәдәни, спорт чаралары вакытында гражданнарның террорчылыкка каршы куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен ДНД әгъзалары кизү тора.

    Мәктәптә, китапханәдә һәм АМЙда бу темага сыйныф сәгатьләре, тематик әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр үткәрелә, белешмәлекләр һәм буклетлар таратыла. Мәктәп стендларында гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту буенча белешмәлекләр эленгән, укучылар һәм ата-аналар белән инструктажлар үткәрелә.

    Авыл җирлеге территориясендә милләтара мөнәсәбәтләр тотрыклы. Милли яки дини нигездә бәрелешләргә, экстремистлык идеяләрен пропагандалауга, раса, милли һәм дини ызгышлар китереп чыгарырлык хәлләр булмаган.

    Сергей Моляков, Чабаксар АҖ башлыгы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: