Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чабаксарлыларның яңа ел шәһәрчеге

Чуаш Чабаксары авылының төп мәйданчыгын зур итеп кардан ясалган сыннар бизи.

Биредә Кыш бабай белән Кар кызы, Кар бабайлар, узып баручы ел символы Маймыл белән яңа ел символы Әтәч, уртада мәһабәт чыршы урын алган, балалар өчен таучык ясалган. Җиңү аллеясы буйлап урнаштырылган гирлянда утлары җемелдәшә. Матурлык тудыруда авылның олысы-кечесе катнашырга тырышкан. АМЙ, мәктәп, балалар бакчасы, АҖ башкарма комитеты хезмәткәрләре бу бизәү эшләренә зур хезмәт куйганнар. Күптән түгел пенсиягә чыккан сыер савучы Соня Ильина да өендә утыра алмыйча ярдәмгә килгән.
- Бик күңелле эшләдек, - дип сөйли китапханәче Таисия Морозова, - мөгаен шәһәрчекнең матур төсләргә керүе шуңадыр да. Шәһәрчегебез төнлә аеруча да матур. Бу урын хәзер балаларга да, өлкәннәргә дә ял итәр, таудан шуар өчен менә дигән урын.
Кардан әкият геройларын әвәләп мәдәният хезмәткәрләре Рус Чабаксары авылы халкын да сөендергәннәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев