Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чаллы Башында яшәүче берәү торбалар урлаган

Узган атнада полиция бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 45 хәбәр теркәлгән, ике җинаять эше кузгатылган.

Кыйнау

Архангел Бистәсендә яшәүчегә карата җинаять эше кузгатылган, ул кеше кыйнаган өчен административ җәзага тартылган һәм шушы срогы чыкмаган да килеш кабат хокук бозган. 10 июльдә кичке сәгать 4ләр тирәсендә Архангел Бистәсенең Пушкин урамында урнашкан йортларның берсенең ишегалдында ул гр-К. ны кыйнаган - битенә һәм эченә ике тапкыр суккан.

Урлау

2020 елның 18 маенда кичке вакытта Чаллы Башында яшәүче гр. У. авыл читендә 4 металл торба урлаган. Торбалар «Агро-Основа» ҖЧҖнеке, зыян - 3500 сумлык.

Исерек килеш руль артында

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре 47 машина йөртүчене административ җаваплылыкка тарткан, шул исәптән бер машина йөртүче гр. М. (Архангел Бистәсеннән) исерек килеш руль артына утырган. Нәтиҗә - аңа 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев