Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Частник“ операциясе төгәлләнде

ТР  буенча Дәүләт техник  күзәтчелек Идарәсе әмеренә туры китереп, 10 сентябрьдән 8 октябрьгә чаклы Яңа Чишмә районы территориясендә “Частник“ профилактик операциясе үткәрелде.

Операциянең максаты – закон таләпләренә туры китереп үзйөрешле  машиналардан файдалануга күзәтчелек итү һәм юл – транспорт һәлакәтләре санын киметү.
Районда барлыгы 1024 берәмлек үзйөрешле машина, трактор һәм аларның тагылмалары теркәлгән. Шуның 313 берәмлеге юридик, 711 е физик затларга туры килә. Операция барышында үзйөрешле машиналарның техник торышын (файдаланганда) тикшерү оештырылды. Барлыгы 87 берәмлек техника тикшерелде, шуларның 12 се хәрәкәт  итү куркынычсызлыгы таләпләрен бозган. Рейдлар үткәрү вакытында ачыкланган тупас тәртип бозулар арасында  түбәндәгеләр булды: теркәү документлары булмаган килеш йөртү – 6, техник карау узмаганнары – 6 һәм тракторчы-машинист таныклыгы булмаган килеш идарә итү -  1.   
Техникадан куркынычсыз файдалануда җаваплы урындагы кешеләрне дә кертеп, тәртип  бозучыларның барысы да РФ КоАП га туры китереп административ  җаваплылыкка тартылды, - дип хәбәр итте  Яңа Чишмә районы буенча Гостехнадзор бүлеге начальнигы Рәис Хисмәтуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев