Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Челтәр компаниясе” ААҖ электр тапшыру линияләре янында коры үлән һәм иске салам яндырырга, учаклар ягарга, янгыннар китереп чыгарырга мөмкин булган башка гамәлләр кылырга ярамавы турында исегезгә төшерә

Югары температуралы көннәр чорында янгыннар килеп чыгу куркынычы зур булу сәбәпле, энергетиклар Татарстан Республикасы халкын урманнар, кырлар, җирлекләр территорияләрендә, аеруча электр тапшыру линияләре һәм башка энергия объектлары янәшәсендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга чакыра.


Янгыннарның килеп чыгуына юл куймас өчен кайбер элементар кагыйдәләрне истә тотарга кирәк: сүндерелмәгән шырпылар, тәмәке төпчекләрен һәм  тарту трубкалары көлен ташламаска, учаклар якмаска, коры үләнне яндырмаска. Электр тапшыру линияләре тирәсендә ут кабу очракларына юлыктыгыз икән, бу хакта үзегезнең торак пункт администрациясенә яки якындагы электр челтәрләре предприятиесенә ашыгыч төстә  мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоннар янәшәдәге баганаларда күрсәтелгән. 
Алда телгә алынган кагыйдәләрне үтәү электр челтәрләренең ышанычлы эшен тәэмин итәр, кулланучыларны электр белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булдырмас һәм  янгыннар аркасында килеп чыга торган бәхетсезлек очракларыннан саклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев