Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Черемухово Бистәсендә искитәрлек вакыйгалар күзәтелә башлаган

«Гыйбадәтханәне яңадан торгызу белән авылда яңа тормыш башланган кебек, - ди Черемухово авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцына.

- 2011 елда Архистратиг Божий Михаил храмы торгызылганнан бирле Черемухово Бистәсендә зур вакыйгалар була башлады, алар авылда гына түгел, республикада да сизелмичә калмады:  

2015 елда районда беренче булып эксперименталь проект буенча төзелгән 100 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп ачылды;

2019 елда, ниһаять, шифалы су чыганагын төзекләндерү эше билгеле бер ноктадан кузгалды;

Быел - 2022 елда район халкын тарихы йөз еллык булган табылдык - метрика кенәгәсе сөендерде, ул бүгенге авыл халкының, бигрәк тә яшьләрнең игътибар үзәгендә. Әлбәттә, бу мөһим вакыйга һәм без моңа бик шат, чөнки кече Ватанга мәхәббәт үткәннәрне өйрәнүдән башлана», - ди авыл җирлеге башлыгы.

Июль урталарында районда үткән «Бистә боҗрасы» автотуры вакытында Черемухово Бистәсе кабат җәмәгатьчелек игътибарын үзенә җәлеп итте. Экскурсовод, Черемухово мәктәбенең тарих укытучысы Ольга Горбунова кунакларга 1900 нче елгы метрика кенәгәсен күрсәтте һәм аның табылу тарихын сөйләде. Китаптагы язмалардан шунысы беленә - соңгы тапкыр аны 1940 елда ук файдаланганнар.

«Бу метрика кенәгәсе юкка гына безгә эләкмәгәндер дип саныйм. Әгәр ул надан кешенең кулына эләксә, без аны инде бүтән беркайчан да күрмәс идек. Эш шулай булган: безнең элекке физкультура укытучысы Вячеслав Александрович Куртеев, макулатура җыючыларның берсенә территорияне җыештырырга булышканда, гадәти булмаган китапка игътибар иткән, ә карагач, аның кыйммәтле табылдык икәнен аңлаган: анда аның ата – бабаларының һәм башка авылдашларының тормыш тарихы тасвирланган бит. Ул аны үзенә алырга рөхсәт сорап, кенәгәне миңа алып килде. Шуннан бирле ул безнең мәктәптә. Әлеге метрика кенәгәсе 1895 елда Черемухово Бистәсенә җибәрелгән һәм 1918 елга кадәр биредә эшләгән рухани Николай Петрович Арнольдов тарафыннан алып барыла. Кенәгәдәге каллиграфик язмалар аның кулы белән ясалган».

Черемухово Бистәсендәге Архистратиг Божий Михаил храмы башлыгы Сергий атакай билгеләп үткәнчә, әлеге  кенәгә черемуховолыларның тагын бер истәлекле әйберенә әверелгән. Әлбәттә, ул гади бер әйбер кебек кенә, әмма ата-бабаларыбыз турындагы мәгълүматларны саклаган кенәгәдәге һәрбер язма - кемнеңдер тормыш тарихын чагылдыра бит. Анда язылганнарны  укыган һәрбер кеше үткәннәрдә калган чорга әз генә булса да кагыла ала.

«Метрика кенәгәсе күп нәрсәләр турында сөйли. Аның буенча шәҗәрәңне  дә белергә мөмкин.

Метрика кенәгәләренең формуляры өч өлештән торган.

Бала туу турындагы язмада аны чукындыру көне дә язылган, шунда ук православие календаре буенча (святцы) баланың туган көненә туры килгән православие изгесенең исеме дә билгеләнгән. Шунда ук ата-анасының яшәү урыны, аларның исем-фамилияләре, атасының һөнәре яки эшчәнлеге билгеләп үтелгән, баланың законлы никахта туган булуы һәм аның дине күрсәтелеп язылган яки православие дине буенча ата-ана никах укытмаган очракта (венчание) «никахсыз туган» дип язганнар.

Шулай ук үлем турындагы мәгълүматлар, үлемнең сәбәбе һәм, һичшиксез, мәетнең җирләү урыны күрсәтелгән.

Сүз уңаенда, никахлашу статистикасы да (туучылар һәм үлүчеләр саны статистикасы кебек үк) алып барылган. Язмада тәртип буенча никах номеры, яшәү урыны, никахлашучыларның исемнәре, аталарының исем-фамилияләре, кияү һәм кәләшнең яше дә (нинди диндә булулары да) теркәлгән, ә аерылышулар бик сирәк булган. Чиркәү законнары һәм кагыйдәләр җыентыгы «Никахлашу - Аллаһ тарафыннан билгеләнгән серлелек, ир-ат һәм хатын-кыз бер-береңә ярдәм итү һәм балалар тәрбияләү өчен мәхәббәт һәм дуслык берлегенә керә», диелгән.

Ягъни гаилә бәйләнешенә тирән мәгънә бирелгән, бу безнең ата-бабаларыбыз тормышында мөһим һәм җаваплы нәрсә булып саналган.  Шуңа күрә хәзерге заманнар белән чагыштырганда, рәсми аерылышу рус крестьянлыгында бик сирәк күренеш булган.

Ышанам ки, ата - бабаларыбызның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнеп, без сезнең белән буыннар тарафыннан тупланган барлык әйберләрне дә сакларбыз», - ди Сергий атакай.

Черемухово урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Петровна Данилова да гыйбадәтханә руханиенең фикере белән килешә. Безнең белән әңгәмә вакытында ул гомуми белем бирү учреждениесендә дәрестән тыш эшчәнлекнең әхлакый һәм рухи кыйммәтләр системасын, православие традицияләрен дөрес күзаллауга да юнәлтелүен билгеләп үтте.

«Балалар белән эшләүдә тикшеренү - иҗат эшчәнлегенә өстенлек бирелә. Шулай итеп, метрика кенәгәсе безнең өчен үзенчәлекле бүләк булды, чөнки укытучылар һәм укучылар әлеге китапта тапкан темалар тормышта бүген дә чагылыш таба.

 

Менә, мәсәлән, 8 сыйныф укучысы Ксения Суринова «Аның исеме нәрсәне аңлата?» дигән сорауга җавап табу белән кызыксынды. Бу тема бик мавыктырды. Мин, педагог буларак, Ксениягә «Рус халкының гореф-гадәтләре дөньясында. Православие календаре буенча балага исем сайлау»   дип аталган тикшеренү эшен булдырырга ярдәм иттем. Бу эш белән ул укучыларның ХХ фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясаган иде, конкурсларда призлы урыннар яулады.

Тема бик кызыклы. Менә Татьяна исеме. Бу исем безнең Черемухово Бистәсендә әлегә кадәр киң таралган. Без авыл советында да мәгълүматлар алдык: бүгенгесе көндә биредә 358 хатын - кыз яши, шуларның 24е Татьяна исемен йөртә. Иң өлкән Татьянага 82 яшь, иң кечкенәсенә - 8. Шулай итеп, бу исем шактый киң таралган дигән нәтиҗәгә килдек һәм шундый үзенчәлеге күзәтелә ки, Татьяналарның күбесе 50дән 80 яшькә кадәрге өлкән буын хатын-кызлары. Ә ир-ат исемнәреннән иң киң таралганы - Михаил. Авылыбызда 47 ир-ат шундый исем йөртә, аларның иң кечкенәсенә 5 яшь», - дип сөйләде Татьяна Данилова.

Черемухово Бистәсендә менә шундый кызыклы вакыйгалар күзәтелә. Алар да, әлбәттә, авыл тарихына кереп калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X