Черемухово Бистәсендә яшәүче Елизавета Васильевна Банцыревага 90 яшь тулды
Юбилярша: «Өемдә күптән шул чаклы кунак булганы юк иде...»
Туган көнен бәйрәм итүче Елизавета Васильевна Банцырева 31 март иртәсеннән энесеннән, балалары, оныкларыннан котлаулар, иң изге теләкләр, шулай ук чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр кабул итте.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Надежда Попкова килде һәм Россия Президентының Котлау хатын тапшырды.
Истәлекле бүләк белән җирле үзидарә башлыгы Елена Сальцина, шулай ук АМЙ хезмәткәрләре, ХСХКҮ хезмәткәре, район газетасы корреспонденты да аны котларга килделәр. Байтак кеше җыелгач, әби, хәтта, югалып та калды: «Минем өемдә күптән шул чаклы кунак булганы юк иде...», - ди.
«Бер якка янтайган йортта яшәп, урманда, басуларда эзләп тапканны ашаган чакларда да җырлар, такмаклар җырлап күңел ача идек бит»,- диде Елизавета әби һәм «Мунчаны яктым, Ваньканы чакырдым...» - дигән шаян такмакларының берсен җырлап та күрсәтте. Җирле артистлар исә, Лиза әбигә кушылып, дәртле «Соловей кукушку уговаривал» җырын җырладылар.
«Әни җырларга яшьтән ярата, ул белмәгән җыр юктыр, мөгаен, шат күңелле кеше ул », - ди аның турында кызы Татьяна.
Бу сүзләргә ышанып була, Лиза әбинең күзләрендә әле дә шаян очкыннар уйный, ләбаса. Күңел һич тә картаймый, кеше генә олыгая, диләр бит. Бу сүзләр, нәкъ менә Лиза әби турында.
Кече яшьтән ул энеләрен һәм сеңелләрен карый ( алар алтау булган), хәтта мәктәптә дә укымый. Ә 11 яшьтән әбисе белән Красный Октябрьгә орлык алырга җәяү барган. Ә бу 20 чакрымга якын юл (бер якка гына), өстәвенә, яланаяк.
Иванайга исә бәрәңге басуына йөргәннәр, яшерен генә бәрәңге җыеп, өйләренә ташыганнар.
15 яшендә ул әнисе белән фермада эшләгән, бозаулар караган, сыерлар сауган. Ул, хезмәт хакын аз түләсәләр дә, гомере буе шул эштә эшләгән, аның каравы хөрмәте җитәрлек булган. Елизавета Банцыреваның бүләкләре аның күпьеллык намуслы хезмәтенең шаһитлары булып тора. Алар арасында «ХI бишьеллык ударнигы», «Социалистик ярышта җиңүче» медальләре бар. Ул «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә ия.
Елизавета Васильевна эштә дә, гаиләдә дә өлгер була.18 яшендә авыл егете Степанга кияүгә чыга, Антонида исемле кызы тугач, ирен армиягә алалар. Ул хезмәт иткән вакытта (4 ел ярым) Елизавета эшләвен дәвам итә, кызын карарга аңа туганнары да булыша.
«Степан армиядән кайткач, томыш җиңеләйде, яшәү ямьләнде, эшләдек, өйне торгыздык, балалар үстердек», - дип искә ала әңгәмәдәшем.
1955 елда Татьяна, 1958 елда - Николай, ә 1961 елда кече кызлары Мария туа. Бүгенгесе көндә Банцыревларның барлык балалары да туган авылларында яшиләр, алар монда укыганнар, эшләгәннәр, гаилә корганнар. Бүген Лиза әбинең 26 варисы бар, шуларның 14е - оныкчыклар. Барысына да әбиләреннән күк төсендәге зәңгәр күзләр, мәрхәмәтлелек һәм хезмәт сөючәнлек күчкән.
«Минем тормышымда барысы да булды: яхшысы да, яманы да. Әмма без, нишләптер күңелле яшәдек. Эшкә җырлап бардык, җырлап кайттык дигәндәй, шаяртырга яраттык. Ә бала чакта кызлар белән болынга йөргәннәрне искә төшерсәң... Шунда кузгалак җыябыз, шунда шаярып, буш корсакларыбызны тотып көләбез. Барыбер кызык иде.
Ә хәзер кешеләрнең барысы да бар, тик алар моңаеп йөриләр», - ди миңа әбекәй пышылдап кына (бәйрәмгә килгән яшьләрне үпкәләтмәс өчен, дип уйлыйм). Менә Мария дә сүзгә кушылды: «Безнең әни үз гомерендә сүз белән дә, эш белән дә кеше рәнҗетмәде. Шуңа күрә аңа Ходай сәламәтлеген дә, гомернең дә озынын насыйп итә торгандыр»,- ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев