Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Черемухово Бистәсендәге чишмәгә ниләр җитми

Узган ел авылда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча 2 млн. 20 мең сумлык суммага шифалы чишмә төзекләндерелде.

Исегезгә төшерәбез, проектка яктырткычлар кую, 300 метр озынлыктагы җәяүлеләр юлын булдыру, чишмәдән ага торган су юлын чистарту, икенче җәяүлеләр күперен һәм алты эскәмияне урнаштыру кертелгән иде. Тротуарлар махсус такта белән тышланды (смета буенча бәясе 1 млн. сумга якын).


Бер ел элек АҖ башкарма комитеты тарафыннан «РИТЭК» компаниясеннән отылган 290 мең сумлык грант акчаларына ике япмалы беседка, ике эскәмия һәм таган, шифалы суның характеристикасы белән аншлаг урнаштырылган иде. 2021 елда республика программасы буенча чишмәгә алып бара торган 550 метр юл салынды. 
«Чыганактагы су сульфат - магний - кальцийлы минераль сулар төркеменә керә. Ул ашказаны - эчәк тракты авыруларын, матдәләр алмашын һәм сидек чыгару юлларын дәвалауда кулланыла. Бу табигый чыганакның төп катламнары дәвалау ләмнәре (лечебные грязи) классына керә. Чишмәдәге ләмнәр кан әйләнеше, нерв, сөяк-мускул системалары, сулыш органнары һәм тире авыруларын дәвалауда файдалы». Әлеге нәтиҗә Екатеринбург шәһәренең медицина-фәнни үзәге белгечләре  тарафыннан бирелгән.  


- Чишмәгә килүчеләр күп, - диде телефон аша сөйләшүдә АҖ башлыгы Елена Сальцина.- Моннан авылдашлар да, шәһәрдән кунакка кайтучылар да су алалар. Республикабыз районнарыннан, хәтта, башка өлкәләрдән дә киләләр. Чишмә каршында яшәүче Ваня абый Соколовка «Чишмәгезгә ничек барырга?» - дигән сорауны еш бирәләр. Ул исә килүчеләрнең барысы белән дә сөйләшә. Соңгы кыңгырау бәйрәменнән соң чишмәдә чыгарылыш сыйныф укучылары ял иткән. Клуб түгәрәкләренә йөрүчеләр, мәктәп укучылары бирегә экскурсиягә киләләр. Монда экология, туган якны өйрәнү буенча дәресләр үткәрелә, чишмә тарихын өйрәнәләр. Мәктәп яны лагерыннан килгән балалар өчен дә экскурсияләр үткәрелә. Хәзер чишмәдә матур һәм рәхәт. Көннәр җылыткач, без анда чәчәкләр утыртачакбыз, алар җәй буе чәчәк атачак. Килегез, сорауларыгыз булса, Иван Дмитриевич белән сөйләшегез, ул сезгә җентекләбрәк аңлатыр... 
Авыл чишмәсе Бистәнең нәкъ үзәгендә урнашкан. Төп урам белән параллель барган икенче урамга үтеп, күпер астында сулга борылырга һәм тагын 200 метр узарга гына кирәк. Чишмә урнашкан урамда нибары ике йорт кына калган, шуңа күрә аны тиз табачаксыз. Урыны да матур, яшеллеккә күмелгән чишмә әллә каян күренеп тора.
Иван Дмитриевич, чишмәгә машиналар көн саен килә, дип сөйләде. Бер-ике машина да була, кайбер көнне өч-дүрт тә килә. Чишмәнең буш торган көннәре сирәк. Иван Дмитриевич бирегә килүчеләр белән гел сөйләшеп тора икән.
-Монда Чаллы, Казан, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән, Башкортостаннан да даими килеп торалар, узган ел биредә Чиләбедән кунаклар, ә күптән түгел Мәскәү өлкәсеннән бер табиб та булып китте, - ди ул. -Алар  чишмә турында Интернеттан белдек, диләр. Ә җирле халык бер-берсеннән ишетеп белә. Кешеләр зур савытлар, флягалар белән килеп су алалар, ләм җыялар. Хәзер акбүрелеләр дә еш килә башладылар. Юкка гына түгелдер инде, күрәмсең, ләмнең файдалы тәэсире бар.


Иван Дмитриевич элек монда Рубчиха кушаматлы карчык яшәгәнен әйтте.  Йорт урынын да күрсәтте, ул чишмәдән ерак түгел. Әби халыкны дәвалау белән шөгыльләнгән - моны чишмә суы һәм ләм ярдәме белән эшләгән. Кешеләр аңа чират торганнар. Кызы ләмне өенә чиләкләп ташыган. Иван Дмитриевич бер очракны искә төшерде: кайчандыр авылда  өлкән яшьтәге бер хатын чирләгән, үлем хәлендә булган диярлек. «Аяклары, куллары селкенми башлады, инде берни дә ашамас дәрәҗәгә җитте. Рубчиха аны  ләмнәрне ике атна дәвамында ванна рәвешендә кулланып дәвалап карарга киңәш итте. Нәкъ 14 көн дәваланганнан соң, әлеге хатынның хәле яхшы якка үзгәрә башлады һәм ул аннан соң әле тагын 14 ел яшәде», - дип сөйли ул.  
Иван Дмитриевич инде 24 ел үзе генә яши, аның авылда яшәүче улы, шәһәрдә гомер итүче ике кызы бар. 88 нче яшен тутырып килсә дә, сәламәтлегенә зарланмый, өендәге барлык эшен үзе эшли, атна саен мунча ягып керә, тавыклар тота. Хуҗаның чисталыкны яратуы - өендәге идеаль тәртиптән күренә. Без баштан өйне социаль хезмәткәр җыештырып киткәндер дип уйлаган идек, әмма моны ул үзе эшләгәнен белгәч,   шаккаттык. Иван Дмитриевич гомере буе чишмә суын эчә һәм аның белән юына да әле. Шифалы суның тәнгә сихәт бирүендә ул бер дә шикләнми.

- Әйтик, суны бераз җылы килеш тазга салып, аякларыңны шунда төшерсәң, ул аяк тиресен чеметтерә башлый, димәк, бу - дәвалау бара дигән сүз, - дип аңлата ул.
Чишмәдә ял итү урынын бик матур итеп ясаганнар һәм күпләр бирегә ял итәргә килә (әлбәттә, үзләреннән соң җыештырып калдыру шарты белән). Биредә беседкалар, эскәмияләр, өстәлләр, таган, баклар куелган чүп-чар мәйданчыгы да бар, җәяүлеләр өчен юллар ясалган. Барысы да матур һәм төзек күренә. Чишмәдә, хәтта, зур гына кое да урын алган. 


Әмма суы бик әкрен ага, аның өстенә табигый чүп-чарлар төшеп тора, ә ярларының кайбер төшләрендә бака тәңкәсе дә (ряска) барлыкка килгән.

Кое зур булса да, аннан су алуы кыен, чөнки ул иң аста. Шуны да әйтергә кирәк, су өсте чүпле булу сәбәпле, аны хуҗалык ихтыяҗларына (мунча керү, кер, савыт-саба юу) яки ваннага тутырып дәвалану максатларында гына кулланып була.
- Кое казылган вакытта, мин эшчеләргә берничә киңәш биргән идем, тик тыңламадылар: югыйсә, идәненә рәшәткәләр урынына такталар җәеп куйган булсалар, аяк киемендәге пычраклар да суга төшмәс иде. Коены да тирән итеп казымаска иде. 


Иван Дмитриевич нәрсә турында сөйләгәнен яхшы белә, чөнки ул монда көн саен суга килә. Һәм аны чишмәнең үзеннән түгел, ә янында аккан бер инештән төшеп ала.
Астарак ул су җыелып торсын өчен җайланма булдырган.

«Ә эчә торган суны кайдан алып була соң?», - дигән сорауга, ул безне үзе белән алып китте. Беседкага барып җитәргә 3-4 метр калганда, без Иван Дмитриевич тарафыннан куелган шифер кисәген,  ә аның дулкыннары буенча әкрен генә су акканын күрдек. 
Бер сүз белән әйткәндә, шифалы су нәкъ менә җир астыннан чыгып ага инде.  Ярый әле Иван Дмитриевич шиферга металл сетка беркеткән, югыйсә аны чүп-чары белән бергә эчәргә туры килер иде.


Эчәргә яраклы су чыганагын үз куллары белән төзекләндергән Иван Дмитриевич, бу хәлне шулай аңлата: «Мондый күренеш җәй көне генә, кышын суны кое яныннан алалар, ул чакта чүп юк бит».


- Район башлыгы Вячеслав Козлов коены дөрес итеп ясарга вәгъдә бирде, - ди Иван Дмитриевич. - Теге вакытта грант откач, таган, беседкалар урнаштырылды. Тагын берне отып, шул акчаларга су өчен биш метр озынлыктагы булса да торба сузсалар, бер ягына сетка куйсалар, коены дөрес итеп төзекләндерсәләр шәп булыр иде. 
Миңа калса, Иван Дмитриевич дөрес әйтә. Ул чишмәне көченнән килгәнче карый, барлык җитешсезлекләрне дә күрә. Өстәвенә,  чишмә янында күп еллар яшәгәнгә күрә, кайбер серләрен дә белә. Шуңа күрә аның киңәшләренә колак салу артык булмас, дип уйлыйм.


Черемухово чишмәсенең суы тәмле булып чыкты. Тик алга таба да тәмле булсын өчен, аңа өстәмә финанслар кертү кирәк икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X