Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Черемухово Бистәсеннән Малолетковлар гаилә эше булдыралар

Алар өчәү - Николай Григорьевич, Сергей Николаевич һәм Данила Сергеевич - ике әти һәм ике ул – гаилә киләчәген төзүчеләр.

 “Әгәр гаилә чын гаилә булса, ул һәрвакыт бер зур гаилә булып калачак, алар бер түбә астында яшиме яки юкмы – аерма юк”, - дип саный Николай Григорьевич Малолетков. Аларга карап, аның дөреслегенә инанасың. Зур гаилә башлыгы дип өлкән Малолетков санала, гәрчә улы Сергей Николаевич үзе инде өч бала атасы булса да, үз вакытында ул Чечняда сугышта булган, һөнәре дә җитди – киң профильле тракторчы. Бүген ул агрофирмада силос тыгызлау эше белән мәшгуль.  Төзелешкә акча эшләү өчен тәүлек буе диярлек эшли.

«Төзелешне башлап җибәрүче әти, ул барлык эшләрне дә оештыра. Хуҗалык эшләре ягыннан без тулысынча аңа таянабыз», - ди Сергей.

Бу бер дә гаҗәп түгел, өлкән Малолетков элек совхоз директоры урынбасары вазыйфаларын башкарган, автомеханик булган. Эшмәкәрлек сәләте аңарда һәрвакыт була, әмма ул елларда аны үз максатларында тормышка ашыру мөмкинлеге булмый.

Сергейның тормыш иптәше Ләйсән Тәлгать кызы, тамырлары Яңа Ибрай авылы белән бәйле булса да, кечкенәдән шәһәрдә яши. Педагогик, юридик һәм икътисади белемгә ия, ә һөнәре буенча педагог, Черемухово балаларын татар теленә өйрәтә. Тагын Ләйсән өч бала анасы да, күп санлы терлек һәм кош-кортны туендыручы, 7 сыер сава. Шулай ук терлекчелек фермасы төзү эше белән мәшгуль зур гаилә өчен пешекче дә.

Ләйсән безгә боларның барысы да узган елның августында ничек башланганын сөйләде. Гаилә башлыгы Николай Григорьевич барлык эшче кулларны эшкә җигүне игълан итә. Улы Сергей һәм оныгы Данила белән стеналарын өйгәннәр. Түбән Камадан Ләйсәннең әти-әнисе Тәлгать һәм Зөлфия Хәйруллиннар килгән, сарайның бер ягын алар ясаган. Сергейның әнисе Татьяна Александровна бөтенләй универсаль: ул цемент измәсен үзе әзерләгән, төзелеш территориясендәге үләннәрне дә чапкан, такталарны да бушаткан, ташыган, өйгән. Ул төзелештә бер генә минут та тик утырмый, һәрвакыт үзенә файдалы шөгыль таба. Кызы Регина һәм кечкенә Дима белән гел кул астында: эремәне алып килгәннәр, чапкан үләнне җыйганнар, «төзүчеләрнең» йөкләмәләрен үтәгәннәр, бу эшләрнең  барысы да бит ашарга әзерләгәннән соң, барысын да ашаткач, көндәлек өй эшләрен башкаргач кына. Бу әле башы гына булган. Бүген дә киеренке эш кимеми.

Төзелеш башланып бер ел узгач (324 кв.метрлы бу бинаны сарай дип әйтеп тә булмый) мини-ферма түбә астына керә.

Без килгән көнне скважина бораулау һәм торба урнаштыру эшләре тәмамланды, Малолетковлар өчен бу зур уңыш – бина эчендә үз сулары. Быел җәй аларга бәхетсезлек килә - кышка әзерләнгән 40 тюк печән янып беткән. Нык курыкканнар, яңа партия терлек азыгы әзерләүгә вакыт күп киткән. Хәзер бу терлек азыгы тәүлек буе сак астында. Ни дисәң дә, 15 баш мөгезле эре терлекне (аларның 7се-сыер, 2се-тана), сарыклар, куяннарны (алар печән белән туклана) кышлатасы бар. Әле иске сарайда балалары белән 3 ана дуңгыз, 100 башка якын төрле кош-корт асрала. Малолетковлар савым сыерын 15 башка җиткерергә ниятлиләр. Һәм бу гаилә фермаларын үстерү буенча республика программасы ярдәмендә мөмкин булган, аның буенча күптән түгел генә 400 мең сум акча алганнар.

Сергей һәм Ләйсән балалары һөнәр алып, туган якларына әйләнеп кайтырлар һәм гаилә эшен дәвам итәрләр, дип өметләнәләр. Регина бүген педагогик, Данила энергетик белем алалар: бу һөнәрләргә авылда һәрвакыт ихтыяҗ бар.

Алар эшкә генә түгел, ялга да вакыт таба. Гаиләдә кайберәүләр Соль-Илецкида сәламәтләндерү курсы узганда, башкаларыбыз хуҗалыкта  тырышып эшли, ди Ләйсән.

Менә шулай бер-береңне аңлап, булышып эшләгәндә генә гаилә нык һәм тату була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев